Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 март 2019, 21:57

Иң көчле укытучы билгеле булды

Чираттагы яз мөгаллимнәр өчен дулкынландыргыч мәшәкатьләр белән килде. “Башкортстан ел укытучысы - 2019” егерме тугызынчы республика бәйгесе ахырына да җитте. Ул “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның яшь мөгаллиме” конкурсларын үз эченә алды.

Чираттагы яз мөгаллимнәр өчен дулкынландыргыч мәшәкатьләр белән килде.
“Башкортстан ел укытучысы - 2019” егерме тугызынчы республика бәйгесе ахырына да җитте. Ул “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның яшь мөгаллиме” конкурсларын үз эченә алды.
21 мартта узган иң ахыргы - “Министр белән сөйләшү” конкурс сынавында үтә җентекле сайлау үткән егерме укытучы катнашты.
“Башкортстанның ел укытучысы - 2019” конкурсының абсолют җиңүчесе исеме бүген бәйгене тантаналы ябу чарасында мәгълүм булды. Шулай итеп, Уфаның 47 санлы гимназиясенең икътисад фәне укытучысы Ирина Хисмәтуллина бу бәйгедә җиңеп чыкты һәм Уфаның иң яхшы мөгаллимәсе исеменә дә лаек булды.
Ирина Хисмәтуллина Бөтенрусия “Ел укытучысы - 2019” бәйгесендә Башкортстан данын яклачак.
Читайте нас: