Кафедраның башлангыч тарихы Тимирязев исемендәге педагогия институты белән бәйләнгән. Ул чорда татар-башкорт кафедрасы бинасы бүгенге Коммунистик урамында урнашкан була. Кафедраның җитәкчесе итеп күренекле телче, синтаксис буенча фәнни хезмәтләр авторы Әмир Хәбиб улы Фатыйхов тәгаенләнә. 1958 елда татар бүлеге аерылып чыккач, ректорат кафедраның фәнни куәтен көчәйтү һәм тиешле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан Татарстаннан профессор Габделхай Хөррәм улы Әхәтовны чакырып ала. Уфага күчеп кафедра мөдире булып эшли башлагач, ул эшкә үзенең фикердәшләрен, чордашларын чакыра. Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин, Риф Мөхәммәтҗанов, Камил Дәүләтшин кафедра тарихында якты эз калдырган шәхесләр, аларның исемнәре әле дә күңелләрдә саклана. Бәйнә Сәлимгәрәева, Зинфира Заһидуллина, Сәгыйдулла Хафизов – татар-рус бүлегендә озак еллар хезмәт салган мөгаллимнәр.
Суфиян Поварисов – биш дистә ел гомерен БДУда студентларга белем бирүгә багышлаган галим. Бу еллар эчендә аның 650гә якын, егерме өче фәнни, хезмәт җимеше дөнья күрә. Кафедрада озак еллар эшләгән, яшьләргә төпле белем биргән Әхәт Нигъмәтуллинның олы хезмәтен бәһаламый мөмкин түгел. Әдәбият укытуда зур өлеш салган әйдәүче укытучыларның берсе, олы зиһен иясе. Методист буларак Әхәт аганың исеме Казан тарафларында да билгеле.
1960-нчы елларда кафедрага Мәскәү дәүләт университетында гыйльми белем алган Зинфира Заһидуллина килә. БДУда ул студентларга иске татар язмасы нигезләрен өйрәтә. Шушы ук чорларда кафедрага (бүгенге көндә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты профессоры) Ф.М. Хатыйпов, күренекле язучы Вәзыйх Исхаков, соңрак Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты К.С. Дәүләтшин, Казан дәүләт университетын тәмамлаган С.Х. Хафизов эшкә чакырыла.
Кафедра белән заманында Кирәй Мәргән, Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Рәмил Миңнеәх-
мәтов җитәкчелек итә. Үзбәк ага гомеренең соңгы көненә кадәр эш диеп янып-көеп яшәүче сәләтле әдәбиятчы, зур галим булып хәтерләргә сеңеп кала. Ул чорда аның тырышлыгы белән кафедра каршында Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар фольклоры фонды булдырыла.
1986 елда Үзбәк аганы Радик Гали улы Сибәгатов алыштыра. Радик Галиевичның БДУдагы хезмәт юлы 1970 елда башлана. Университетта эшләгән дәвердә татар теле синтаксисы буенча 7 дәреслек һәм монография яза.
Рамил Миңнеәхмәтов кафедрага 1994 елда килә. 2000нче елда ул тел буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 2006-2009 елларда кафедра мөдире вазифасын башкара. 5-9 сыйныфлар өчен дәреслек авторларының берсе.
Бүгенге көндә бүлекне филология фәннәре докторы, профессор Алмас Галимҗан улы Шәйхулов җи-
тәкли. Алмас Шәйхулов татар филологиясе кафедрасын тәмамлагач, 1972-75 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме аспирантурасында белем ала. 1978 елда – кандидатлык, 2001 елда докторлык диссертацияләрен яклый. Уфа, Тубыл, Казахстанда докторлык һәм кандидатлык яклау буенча гыйльми советларда әгъза булып тора.
Кафедраның студентлары Л.Р. Сәгыйдуллина, М.С. Шәрипов, Р.Р. Идрисов кандидатлык диссертация-
ләрен яклап, бүгенге көндә күренекле галимнәр булып танылдылар. Кафедра 60 еллык тарихында 2500гә якын татар теле һәм әдәбияты белгечләрен, шулай ук журналистлар, мөхәррирләр, радио-телевидение хезмәткәрләрен әзерләп чыгара.
Педагогия фәннәре кандидаты, доцент, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина белән кафедраның бүгенгесе турында сөйләшәбез.
– Без әлегә кадәр филология белгечлеге буенча эшләдек. Быелгы елдан яңа – татар һәм рус теле буенча педагогик белем бирү белгечлеге дигән яңа юнәлеш ачылды, – дип бәян итте ул. –Бакалавриат 5 ел, аннан магистратурада уку мөмкинлеге булачак. Магистратурада белгечлек “Тел һәм мәдәниятара коммуника-
цияләр” дип атала. Төркемнәр элеккеге кебек зур түгел хәзер. Филология факультетында 100әр бюджет урыны булган чаклар бар иде. Шуның 25е татар бүлегенә бирелә иде. Әлеге вакытта рус һәм татар бүлегенә 14әр бюджет урыны бирелде. Кызганычка каршы, читтән торып уку бүлеге ябылды. Педагогик белем бирүгә күчкәч, бюджет урыннарын арттырдылар.
Филология дипломы белән кайда эшләргә мөмкин дигәндә, кайда эшләмиләр дип сорарга кирәк. Мәгариф өлкәсе, мәктәп, югары уку йорты системасы, балалар бакчасы... Башкортстан журналистикасында 90 проценты безнең студентлар эшли. Рус журналистикасы белән шөгыльләнүчеләр бар. Безнең кафедраны тәмамлаучылар арасында язмышларын мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белән бәйләгән күренекле шәхесләр күп. Фән Вәлиәхмәтов, Илсөяр Гыйзет-
динова, Айдар Габдиновлар – безнең студентлар. Шулай ук безнең бүлекне тәмамлаучылар арасында бик күп шагыйрьләр, язучылар бар. Башкортстанда татар әдәбияты дигән төшенчәне кулланабыз икән, нигезне безнең оядан очып чыккан кошлар – рус-татар бүлеген тәмамлаучылар тәшкил итә. Тагын бер – административ өлкәдә эшләүчеләр бик күп. Район мәгариф бүлеге мөдирләре, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеген җитәкләгән студентларыбыз бар. Хөкүмәт йортларында безнең кызлар, егетләр эшли. Шулай ук хокук саклау органнарында, бизнес белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Безнекеләр, безнең татар-рус бүлеген тәмамлаган кеше беркайчан да беркайда да югалмый димен мин.
2016 елда Русия Хөкүмәте Һөнәри стандартлар кертү турында махсус карар кабул итте. Аның буенча, хәзер югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр бары тик дипломнарында күрсәтелгән белгечлекләр буенча гына эшли ала. Ягъни гәзит-журналда эшләү өчен – “журналист”, мәктәптә эшләү өчен “укытучы” дипломына ия булу таләп ителә. БДУ ның татар-рус филологиясе бүлеге бакалавриатын тәмамлаучылар “филолог” дипломын алып чыга иде. “Филолог” дигән һөнәр булмау сәбәпле, алар мәктәпкә укытырга барсалар да, журналистика белән шөгыльләнә башласалар да, берьеллык түләүле квалификация курслары үтәргә мәҗбүр булды. Өстәвенә, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, ихтыяҗ аз дип, “филология” белгечлегенә бирелгән бюджет урыннарын елдан-ел киметә барды. Бу елдан башлап, бүлеккә кабул итү имтиханнары да үзгәрде. Элек татар-рус филологиясе бүлегенә керергә теләүчеләр рус теле һәм рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырса, хәзер бу исемлектән рус әдәбияты фәне төшеп калды. Абитуриентлар рус теле, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ, татар теленнән университетның эчке имтиханын тапшырырга тиеш булачак.
Бакалавриатны тәмамлагач, студентларның укуларын “филология” белгечлеге буенча магистратурада дәвам итү мөмкинлеге бар. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” магистрлык программасын тәмамлаучылар биредә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия булачак. Ягъни, БДУның татар-рус филологиясе бүлегенә укырга кереп, укытучы, журналист, матбугат секретаре, социаль хезмәткәр, делопроизводитель һәм башка һөнәрләр буенча эшләргә мөмкин.
Сер түгел, соңгы елларда оптимизация җилләре байтак кына өлкәләрне аяусыз кыскартуга дучар итте. Кызганычка каршы, татар-рус бүлеген дә урап узмады ул. Милли юнәлештә белем бирү системасына булган мөнәсәбәт, авылларның юкка чыгуы, мәктәпләрнең ябылуы, татар теле дәресләренең кимүе – болар барсы да үз йогынтысын ясамый калмады.
Быел безгә укырга килүчеләр булыр микән дип утырган чакларыбыз да булмады түгел, булды. – Абитуриентлар җыю проблемасы зур. Татар бүлегенә студентны авыл бирә иде. Җирлеге бетеп бара, димәк безгә килүчеләр дә азая дигән сүз. Милли төшенчә үзенең асылын югалтты. Предмет өйрәнеп кенә телне саклап калып булмый....
Студентларны җәлеп итәр, мәктәпләр белән бәйләнешләр булдыру өчен берничә конкурс оештырганнар. “Җанлы сүз” конкурсы шундыйлардан берсе. Быел ул дүртенче тапкыр үтте. Дүрт ел эчендә бу конкурста 45 район һәм шәһәрдән 1 мең кеше катнашкан.
– Тагын бер – “Туган як шигьрияте” дигән конкурс күбрәк студентлар өчен эшләнгән, анысы сәнгатьле уку конкурсы, – ди Лилия Рәшит кызы. – Республикада иҗат иткән шагыйрь, язучыларның иҗатын популярлаштыру максатын күз уңында тотып оештырдык аны.
Кафедрада бүген барсы да шушы бүлекне тәмамлаган кешеләр хезмәт сала. Алмас Шәйхулов – кафедра мөдире, Марат Шәрипов, Рәүф Идрисов, Эльмира Зарипова, Зәбирә Кәримова. Гөлсинә Гайнуллина, Илдус Фазлетдинов һәм Лилия Сәгыйдуллина студентларга филология серләрен укыта.
– Соңгы сорау моңсурак та яңгырый: кафедраның киләчәген ничек күрәсез? – димен Лилия Рәшит кызына.
– Мин студентларга һәрвакыт: “Бу сезнең беренче диплом, әмма соңгысы түгел”, – димен. Заман шулкадәр тиз үзгәрә, ун-унбиш ел саен белемне камилләштереп, квалификацияне күтәреп торырга кирәк, – дип җавап-
лады Лилия Рәшит кызы. Күпләр икенче, өченче югары уку йортын тәмамлар, әмма безнең татар-рус бүлеге биргән диплом, белем киләчәккә, олы тормыш юлында ныклы атлап китәргә ышанычлы адым булачак дип әйтә алам. Монсына иманым камил. Чөнки бездә белем биргәндә иң беренче таләпләрнең берсе – коммуникатив осталык. Шуннан мин гел мәрхүм Радик Галиевичны искә алам. Ул бик төпле акыллы кеше иде. “Тормыш бит ул сәгать теле кебек, әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп тора”, – дия иде.
Кафедраны без “Өметчеләр” дә, чын күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.