Әйе, календарьда шундый һөнәри бәйрәм, ягъни Язучылар көне барлыгын беләбез. Ә республикада ул ничегрәк билгеләнә, аның әһәмияте нидә, гомумән, әдәбият бүген бездә нинди хәлдә? Истәлекле дата алдыннан шушы сораулар белән мин БР Язучылар берлеге рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф эшлеклесе Зәки Арслан улы Әлибаевка мөрәҗәгать иттем.
– Зәки Арслан улы, Язучылар көне дигәндә, күңелдә шундый уй туа: һәрбер һөнәр иясе илебездә хөкүмәт тарафыннан рәсми расланган, ул үзенә тиешле хезмәт хакы алып, кирәкле ярдәмне тоеп яши. Ә менә язучы дигән рәсми профессия бездә юк. Югыйсә, язучы кеше башка вазифалар башкармыйча, өендә утырып зур-зур, күләмле әсәрләр, тарихи романнар иҗат итсә, аның дәрәҗәсе дә, матди хәле дә югарырак булыр иде. Шулай булырга тиеш тә! Әлегә исә язучы тормышын алып барыр өчен кайдадыр гәзит-журнал редакциясендә, нәшриятта эшләргә яисә сезнең кебек мөгаллимлек белән шөгыльләнергә тиеш. Бу бит вакытны, көчне ала...
Зәки Әлибаев: Әйе, язучы һөнәре беркайда да теркәлмәгән. Сез әйткәнчә, бар нәрсәдән азат булып тик иҗат белән генә шөгыльләнү, хыял гына булып калыр инде. Шулай да бу хакта уйланалар, әле күптән түгел Мәскәүдә үткән Язучыларның XV съездында да бу мәсьәлә күтәрелде. Профессиональ язучы булырга тиеш ул. Бу очракта язган әсәрләре өчен җаваплылыгы да икеләтә артыр иде аның. Һөнәри язучылар дигәндә, классик, ягъни 18-19 гасыр язучыларын атарга буладыр. Бу мәсьәләгә ныклы игътибар кирәк. Әйтик, кемгәдер табигать тарафыннан язу сәләте бирелгән икән һәм аның күңелендә иҗат гаме дөрли, тормышның бик күп ваклыкларыннан өстен булып, бар гомерен шул язучылык талантына багышлый икән, димәк, андый һөнәр булырга һәм ул хөкүмәт тарафыннан расланырга тиеш.
– Язучылар көнен сезнең берлектә ничектер билгеләп үтү йоласы бармы?
– Әле берлектә 270 әгъза теркәлгән. Язучылар көне нинди дәрәҗәдә профессиональ бәйрәм икәнлеген билгеләр өчен биредә кечкенә генә булса да шартлар тудырырга тырышабыз. Мөмкин-
лекләребез зур түгел, чөнки оешмабыз да рәсми түгел, фәкать иҗтимагый, Советлар Союзыннан калган бердәнбер оешма, бина бит. Ләкин язучыларыбыз монда бик теләп килә, фикер алышып утырышлар үткәрә, китапларының презентацияләрен оештыра, төрле очрашуларга йөри.
– Зәки Арсланович, Язучылар берлегенең төрле рәисләре, шуның белән бәйле төрле чорлары булды. Сез рәислек иткән соңгы ел ярым эчендә аның эшчәнлеге күзгә күренеп активлашты.
– Берләшмәнең эшчәнлеге миннән генә тормый, уянырга вакыт җиткәндер. Һәрбер идеяне, инициативаны күтәреп алырга әзер торган ышанычлы, ярдәмчел командам бар. Беләсезме, мин рәис булып килгәч тә яшьләр иҗатына игътибар бүлергә тырыштым. Бөтен бәла бүген – яшьләрнең иҗатка килмәве, иҗатны кирәкмәгән әйбер дип каравы. Бу мине бик борчый. Бәланең башы мәгариф системасына барып тоташа, әлбәттә, әдәбиятны укыту бүген престижлы түгел. Укучыларга син математика, физика, башка фәннәрне укырга тиешсең, шул чакта гына киләчәгең якты, матур, акчалы була дигән фикерне сеңдерәләр. Заман артыннан куу, табышлырак һөнәр сайларга тырышу, ата-аналарда да “балам шул юлдан китеп акчасыз йөрсенмени?” дигән фикер уята. Таланты булган, язышкан яшьләр дә әдәбиятка кергәнче икенче һөнәр сайласам ничек булыр икән, дип уйлана. Ә бит акча эшләү беренче максат булырга тиеш түгел, байлык колы булып, рухи кыйммәтләрне, матурлыкны күрә, тоя белү сәләтен югалтсак, кешелек сыйфатларыбыз да югалачак, җансыз-кансыз кавемгә әйләнәчәкбез бит. Безнең илдә кайсы һөнәр иясенә җиңел соң? Кайда да эшләргә, тырышырга кирәк. Баланың күңелендә иҗатка омтылыш бар икән, язмый тора алмый икән, аңа игътибар итәргә, юнәлеш бирергә, кечкенә генә язмаларын да искә алырга кирәк.
– Эшчәнлегегезнең тагын бер мактауга лаек ягын беләм. Сез республика язучыларын читтә, ил күләмендә, хәтта дөнья аренасында таныту буенча да эш алып барасыз.
– Иҗатчыларыбызның эшләрен киңрәк даирәгә чыгару өчен тәрҗемә өлкәсендә эшләрне җанландыру кирәк. Бу минем – икенче бурычым. Берара шушы юнәлештә ниндидер өзеклек барлыкка килгән иде. Без моны төзәтергә булдык – былтыр Мәскәүдә, “Литературная газета”да ике тапкыр икешәр табак зур-зур язмаларны чыгардык. Анда чыккан әсәрләр буенча яхшы фикерләр ишеттек. Башкорт дөньясын бөтенләй күрмәгән кешеләргә дә әсәрләребез матур тәэсир иткән. Тәрҗемәгә шулай ук яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Уфада яшәүче Сергей Янаки исемле яхшы рус шагыйре бар. Аның тәрҗемәсе бик матур чыга. Ул билгеле шагыйрәләребезнең бик күп шигырьләрен тәрҗемә итте. Сергей үзе тирәсенә бик күп тәрҗемәчеләрне туплады. Башка республика язучыларының әсәрләрен дә тәрҗемә итәсе иде. Бер халыкның әдәби мирасы икенче халыкны рухи баета, тулыландыра гына.
– Зәки Арсланович, күп кенә район-калаларның үз иҗатчылары бар, әдәби оешмалары матур гына эшләп килә. Алар белән бәйләнеш бармы?
– Әдәби оешмалар булган төбәкләргә еш очрашуларга йөрибез. Алар булмаган җирдә район хакимиятләре, шул төбәктәге китапханә, мәктәпләр аша элемтәгә кереп, булдырырга, матур әдәбиятка яшьләрне тартырга тырышабыз.
– Ә читтәге, башка төбәкләрдәге берләшмәләр белән элемтәләр ничек корыла?
– Татарстан язучылар берлеге белән элемтәләр ныгый. Хәзер инде уртак бәйрәмнәребез бар. Былтыр Казанда яшь иҗатчы-
ларның һәм драматургларның семинарлары үтте. Быел җәй исә андагы яшь иҗатчыларны үзе-
бездә каршы алачакбыз. Шулай ук былтыр бик матур итеп Тукай бәйрәмен үткәрдек. Киләчәккә дә уртак планнар төзелгән. Татарстаннан тыш, Кавказ республикалары, Якутия белән бәйләнешләр тергезелә. Элек алар белән иҗади элемтәләр ныклы булган безнең.
– Иҗатка кеше төрле яшьтә килгән очракларны беләбез...
– Шулай шул, кемдер кечкенәдән язышып, шул юлдан китә... 40-50 яшьтә әдәбият мәйданына чыкканнарны да беләбез. Әйтик, Рамазан Өметбаев һәм Яныбай Хамматов беренче романнары белән әдәбиятка шактый өлкәнәеп килделәр.
– Ни өчендер бүген драматургия һәм юмор өлкәсендә эшләүче авторлар күренми.
– Дөрес әйтәсез, юмор һәм драматургия жанры аксый әлегә. Бу турыда барыбыз да белә, ләкин бу бездә генә түгел, тоташ илгә хас күренеш. Юмор остасы булу бик авыр. Әмма драматургия буенча семинарлар үткәрәбез, бу жанрны кузгатырга тырышабыз.
– Соңгы елларда егылып ятып укырлык яхшы романнар да язылмый кебек?..
– Әйе, ике жанр әдәбияттан төшеп кала бара. Поэма һәм роман. Поэмалар буенча быел грант ярдәме белән республиканың 100 еллыгына багышланган бәйге игълан иттек. Хәлләр уңай якка үзгәрер дигән өметләр бар, хөкүмәттән дә бу җәһәттән уңай караш сиземләнә кебек.
– Зәки Арсланович, берлек үзенең өлкән яшьтәге ветеран язучыларына игътибар, ярдәм күрсәтәме?
– Үзем шәхсән 9 нчы майда, бәйрәмнәрдә ветераннарның өйләренә барам, аларның хәлләрен сорашам, күңелләрен күтәрерлек җылы сүзләр әйтергә тырышам. Туган көннәрен онытмыйбыз, һәрберсен котлыйбыз. Алар игътибардан читтә булырга тиеш түгел. Үзләре бирегә килгәндә бәләкәй табын корып сөйләшеп утырабыз. Вафат булганнарын җыелышып озатырга барабыз.
Кыскасы, Язучылар көнен лаеклы билгеләп үтәрлек эшләребез бар дип беләм.
– Зәки әфәнде, һөнәри бәйрәмегез котлы, кaләмeгeз очлы, сүзeгeз туры, иҗaтыгыз бaй булсын!