Мәдәни мохит
21 Октября , 13:46

Биюгә багышланган конференция

Чара Милли бию көненә һәм Фәйзи Гаскәровның туган көненә багышланды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Биюгә багышланган конференцияБиюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
20 һәм 21 октябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге концертлар залында «XXI гасыр халык биюе» конференциясе узды. Чара Милли бию көненә һәм Фәйзи Гаскәровның туган көненә багышланган иде.
Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнур Шәйхисламов конференцияне ачу тантанасында Фәйзи Гаскәровның туган көнендә Милли бию көнен үткәрү – бөек балетмейстерга хөрмәт күрсәтү, дип ассызыклады. Министр билгеләвенчә, яшь хореографлар кайдадыр камилләшергә тиеш һәм мондый конференция аларны үстерү өчен шәп мөмкинлек.
Исегезгә төшерәбез, чараны БР Хореография сәнгате эшлеклеләре берлеге, Республика халык иҗаты үзәге һәм Ф.Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле оештырды.
Конференциядә бөтен республикадан үзешчән коллективларның 80-нән артык хореографы катнашты,  Республика Халык иҗаты үзәгеннән квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык алдылар.
 
Хәйдәр ХИБӘТОВ фотолары.
Биюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
Биюгә багышланган конференция
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас