Мәдәни мохит
21 Октября , 08:15

Бүген - милли бию көне

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген - милли бию көнеБүген - милли бию көне
Бүген - милли бию көне
Бүген, 21 октябрьдә, республикада Башкортстанның милли бию көне билгеләп үтелә. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм бу яшь һәм якты бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады.
"Бүген без яшь, әмма иң матур бәйрәм - Башкортстанның милли бию көнен билгелибез. Дата очраклы гына сайланмады — 21 октябрьдә безнең легендар хореограф, республиканың  дәүләт академия халык биюләре ансамбленә нигез салучы Фәйзи Гаскәров туган. Ул биюне халык күңеле дип атый иде. Һәм бүген аның акыллы формуласы безнең бу сәнгать төренә мөнәсәбәтебезне чагылдыра", - ди Радий Хәбиров.
Республика башлыгы билгеләвенчә, төрле халыклар дуслыгы, телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә үзара хөрмәт - күпмилләтле Башкортстанның һәм бөтен илнең төп көче. Бүгенге бәйрәм — бер-береңне тагын да яхшырак аңларга өйрәнү өчен яхшы сәбәп, дип саный төбәк җитәкчесе.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас