Мәдәни мохит
9 Октября , 12:42

Салават Юлаев премиясе тапшырылды

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Добавить в предпочтительные источники Google

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2026 елгы лауреатларга Салават Юлаев премияләрен тапшырды.

Премиягә лаек булдылар:

- композитор, 400ләп җыр, баллада һәм романс авторы Рим Мәхмүт улы Хәсәнов – милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен;

- режиссер Илшат Мәгафур улы Фәхертдинов – халыкара, Бөтенрусия һәм республика дәрәҗәсендәге күләмле чараларны тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен;

- язучы Мөнир Сәхиулла улы Кунафин һәм режиссер Рөстәм Милләт улы Хәкимов – Милли яшьләр театрында куелган “Бер гомер җитми икән” спектакле өчен;

- Владимир Геннадьевич Лобанов, Рөстәм Аяз улы Хәсәнов, Фирдант Сәлимҗан улы Нуриәхмәтов һәм Илгиз Фазылҗан улы Фәйзуллинны берләштергән иҗади төркем – Стәрлебаш районындагы “41нең хатын-кызлары” һәйкәле өчен.

Лауреатларны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә җиң сызганып хезмәт итүләрен телибез!

Автор:Язгуль Сафина
Читайте нас