

Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXV иҗат мизгелендә чираттагы премьерасын - милли драматургия классигы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын тәкъдим итте. Аны сәхнәгә театрның баш режиссёры — Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин куйды.
Әлеге пьеса үзенең тирән фәлсәфәсе һәм драматик сюжеты белән билгеле. Театр сөючеләргә генә түгел, хәзер инде телевизор караучыларга да яхшы таныш ул. Вакыйгалар үзәгендә – гади татар хатыны Мәдинә Сафина. Аңа үз тормышында бик күп авыр сынаулар аша үтәргә туры килә: авыру әнисенең үлеме, туганнар битарафлыгы, ире Мирзанурның хыянәте, газиз кызы Талияне югалту ачысы. Әмма бернигә карамастан, героиня эчке ныклыгын югалтмый –кешеләргә ышанып алга таба яшәвен дәвам итә. “Кояш яктыртмаса, ай бар. Ай булмаса, күктә йолдыз бар”, -ди ул. Хәтта иң караңгы мизгелләрдә дә һәрвакыт яктылык кала – үзеңдә аны күрергә көч табарга гына кирәк.
Татар кинематографистлары арасында иң популяр режиссер Александр Далматов 2025 елда әлеге әсәр нигезендә сериал төшерде. Зәңгәр экраннарга ул быел яз чыкты һәм телевизор караучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Ә “Нур” театрында пьеса беренче тапкыр 2000 елда сәхнәләштерелгән иде. Режиссер Искәндәр Әхмәтвәлиев тарафыннан куелган спектакльдә төп рольне Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина башкарган иде.
– Яңа куелышны бик матур хисләр кичереп карап утырдым. Мәдинә – мине таныткан һәм яраткан рольләремнең берсе. Автор үзе дә килеп караган һәм шул тиклем яраткан иде спектакльне! Туфан абый алдыма тезләнеп гөлләмә бүләк иткән мизгелдәге фото минем өчен бик кадерле тарих булып саклана. Спектакль бүген дә тулысынча хәтердә икән. Үземнең сүзләр генә түгел, партнерларныкы да истә. Параллель рәвештә эчтән генә уйнап утырдым дияргә дә була.
Мин яшьләрне искиткеч матур рольләре белән котлыйм. Эльвирабыз 15 ел театрда. Аның сәхнә тәҗрибәсе дә, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Тормыш тәҗрибәсе булмаса, мондый рольне чыгару җиңелдән түгел. Ә бит аның дублеры Элина бу сезонда гына эшкә килде. Мин ул балага котлау сүзләреннән башка берни дә әйтә алмыйм. Бик зур күләмле рольне җиңеп чыккан. Бик яратып карадым. Алар өчен шатланып утырдым.
Әлбәттә, алар әлеге заман балалары. Режиссер да икенче. Аларның бу әсәргә, гомумән, тормышка үзләренең карашы. Спектакльгә ниндидер яңа төсләр кергән, – ди Резида Рәвил кызы.
Ни өчен чирек гасыр үткәч, труппа янә әлеге әсәргә мөрәҗәгать иткән соң? Яңа гына экраннарга чыккан фильм аша эчтәлекне белгән тамашачы спектакльгә йөрерме? Әлеге сорауга җавап биреп, театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова-Заһидуллина:
-Туфан Миңнуллин татар драматургиясенең нигезен тәшкил итүче авторларның берсе. Үзе исән чакта ук тере классик дип йөртәләр иде аны. Безнең театр белән Туфан Миңнуллин арасындагы дуслык шулкадәр көчле булды. Ул безнең театрны яратты, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтте. Шушы дуслык хисләре дә калгандыр, коллектив тарафыннан бик нык хөрмәт иткән драматургларыбызның берсе ул. Аның әсәрләре бервакытта да актуальлеген югалтмый, заманча яңгырый. Халыкчан алар. Безнең минталитетка, үзебезгә генә хас ниндидер холык-фигыль, асыл сыйфатлар матур итеп ачыла анда. Халкыбызның фәлсәфәсе, тормышка карашы, эчке дөньясы, рухы аның әсәрләрендә чагу һәм көчле итеп бирелә.
Киносы төшерелгәнен ишеттем, карамадым. Кино сәнгате - ул бөтенләй икенче. Театрның кыйммәте көчлерәк, чөнки биредә җанлы аралашу бара. Без пьесаны сюжетын күрсәтер өчен генә куймадык бит.Театр иллюстрация түгел. Ул -диалог. Ә җанлы аралашу бервакытта да үзенең кыйммәтен югалтмаячак. Бигрәк тә бүгенге цифрлаштыру заманында. Шушы тере аралашуга сусау алып килә дә инде тамашачыны театрга.
Мондагы конфликт оригинальлеге белән мавыктыра. Бик күп әсәрләрдә һәм бик еш чагыла торган ир белән хатын арасындагы конфликт кына түгел бит ул. Нәкь менә язмыш белән кешенең конфликты.Ш ул тамашачыны уйлануларга этәрә. Анда күтәрелгән рухи-әхлакый тема тамашачыбызның күңеленә барып җитсен иде. Беренче вариантта бөтенләй икенче концепциядә куелган булса, бүген ул бөтенләй башка. Чөнки кешеләр үзгәрде. Бүгенге буын артистлары һәм режиссеры бөтенләй икенче караш ташлады, икенче бәяләмә бирде. Спектакль бит ул автор язган сюжет кына түгел, ә режиссерның автор язган сюжет аша үзенең сүзен әйтүе. Менә нәрсә ул бүгенге театр сәнгате. Азат Җиһаншинның үзенең фәлсәфәсә, тормышка карашы һәм почеркы. Һәм шушы яктан әсәрнең яңадан сәхнәгә чыгарылуы бик кыйммәтле, –диде.
Чыннан да Полина Емельянова сценографиясе һәм Денис Черепанов башкарган яктылык бизәлеше персонажларның эчке дөньясына игътибарны юнәлтә. Хәзерге сәнгать алымнарын куллану психологик театр атмосферасын тудыра. Тамашачылар геройлар белән бергә аларның эчке дөньясына, хис-кичерешләренә “чума”.
Буйсынмас героиня Мәдинә образын Эльвира Бигалиева башкара. Бу аның беренче зур драматик роле.
–Мин сәнгать академиясен 2011 елда тәмамладым . Һәм инде 15 ел яраткан “Нур” театрына хезмәт итәм. Мине характерлы актрисалар исемлегенә керттеләр. Эшләү дәверендә характерлы, комедияле рольләрем шактый җыелды. Бу уңайдан бик борчыла идем, чөнки мине героиня итеп күрмәделәр һәм драматик рольләр бирмәделәр. Мин тормышта бик позитив кеше. Ләкин күңел түрендә кайчан да булса драматик роль башкару хыялы ята иде. Һәм менә могҗиза!Туфан Миңнуллин әсәрендә Мәдинә образы! Рольне зур ярату һәм курку белән чыгардым. Үз авырлыклары булды, чөнки кыска вакыт эчендә 27дән 47 яшькә җиткән, катлаулы һәм авыр тормыш сынаулары үткән хатын-кызны гәүдәләндерергә кирәк бит. Боларның барысын да яшәргә һәм тамашачыга җиткерергә кирәк. Көчле рухлы, сынмыйча, сыгылмыйча , бирелгән тормышка буйсынмыйча яшәгән героиняны чыгару минем өчен бик зур бүләк! Театрда хезмәт иткән чорда бу минем иң зур эшем дип әйтә алам. Мәдинә образын чын күңелемнән яраттым һәм бу спектакльнең бер өлеше булуыма бик шатмын! –ди ул.
Аның дублеры Ярославль театр институтын быел гына тәмамлаган яшь актриса Элина Галеева “Нур”га бу сезонда гына эшкә алынган. Бусагадан атлап үтүгә шундый күләмле һәм иҗат биографиясендә зур хәреф белән язылачак роль бирелүе бу актриса бәхетле йолдыз астында тугандыр дигән уй калдыра.
Мирзанур ролен Башкортстанның атказанган артисты Айдар Хөснетдинов һәм артист Динар Тимершәехов башкара.
Әнисе Разия ролендә – Башкортстанның–халык, Татарстанның атказанган артисты Финә Вәлиева һәм Башкортстанның атказанган артисты Зөһрә Шәрәфетдинова.
–Туфан абыйның бу әсәре белән 26 ел элек Мәдинә образын сәхнәләштереп танышсам, бүген килеп аның әнисе – Разия образын "җанландырдым". Туфан абый – тирән философ, кеше психологиясенең нечкәлекләрен белгән профессионал. Тормышта "мин синең кебек булмаячакмын" дигән позициягә басу яшьләргә хас күренеш. Разиямны сәхнәгә чыгарганда шушы "ачкыч"ны куллану кирәктер дип санадым. Мәдинә– идиалист. Аныңча кешенең тормышы бары тик камил сыйфатлардан гына тора ала, мәхәббәт тугрылыкка нигезләнә.Тормышны "тапсыз"яшәп була ди. "Благими намерениями вымощена дорога в ад" дигән әйтемнең дөреслеген тормышындагы югалтулары белән дәлилли...Спектакльгә килгән һәм уйланган тамашачыга Разия тәҗрибәсендә Мәдинә образы перспективасын күрсәтеп, "мәхәббәт гаделлектән өстә" дигән әйтем белән җавап бирәбез, – ди Зөһрә Шәрәфетдинова үз роле турында.
Спектакльдә үзәк линия булып авыр сынаулар кичергән көчле һәм буйсынмас хатын-кыз белән авторитар Автор персонажында гәүдәләнгән Язмыш образы арасындагы конфликт ята. Әмма бу сәхнә әсәрен караганда һәркем үз йөрәк ярасын “тоя”. Ире хыянәт итмәсә дә, баласын югалткан. Баласын югалтмаса да, туганлык җепләре өзелгән. Туганнары белән яхшы яшәсә дә, күршеләре белән мөнәсәбәтләре начар... Әсәрдә мирас өчен бүлешкән туганнар проблемасы аеруча зур чагылыш таба.
–Пьесадагы калган драматик персонажларга контраст булып ята минем роль. Үз-үзен тотышы, характеры белән комедийный образ итеп карасаң да була аны. Тормыштан файда күреп яшәүче кеше. Прогматик, русча әйткәндә. Әниләре шактый кырыс холыклы кеше булган. Аның “Үзем кырыс булдым, абыйларың миңа охшагандыр инде. Ә син әтиеңә охшагансың шул, йомшак” дигән сүзләре бар. Абыйсының бөтен уе акча. Сеңлесенең язмышы аны кызыксындырмый. Кайда яшәячәк ул, ничек яшәячәк... Тизрәк кияүгә бирергә дә өйне сатып, үзенең дөньясына чыгып таярга. Андыйлар бик күп хәзер. Протатип итеп алырлык кешеләрне күп очраттым, исем-фамлияләре белән хәтердә. Тормышчан, була торган әйбер. Туфан абый, параллель китереп, әлеге күренешне тагын да кискенләштерә. Сеңлесе чирле әнисен карар өчен укуын ташлап кайта, тормышын көйли алмый. Менә әнисе үлеп китә. Мәдинә яңа гына шушы ситуация алдына килеп баскан вакытта абыйсы кайта да ашыктыра-ашыктыра өйне сата. Бу хәл тамашачының зиһенен ачып җибәрергә тиеш. Образ өстендә эшләве җиңел булмады. Чөнки ул спектакль барышында ике тапкыр гына күренә һәм шул вакыт эчендә аның характерын ачып салырга кирәк иде. Режиссер белән анализ ясый-ясый китереп чыгардык инде. Уңышлы булды шикелле, –ди Исхак ролен башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Эльмир Хәйретдинов.
Аның дублеры –Башкортстанның атказанган артисты Айрат Фатыйхов.
Автор ролендә– Башкортстаның – халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов белән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин.
Шулай ук үзенчәлекле образларның берсе күрше хатыны Ания ролендә Башкортстаның –халык һәм Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина һәм Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Габдуллина.
Хәмидә ролендә Башкортстанның атказанган артисты Илгизә Муллабаева һәм актриса Лилия Таҗетдинова.
Премьера зур уңыш белән үтте. Алкышларга һәм социаль челтәрләрдәге кайтавазларга караганда “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле “Нур” театры репертуарында үз урынын табачак.
Эльмира Ибраһимова.
Эдуард Зарипов фотосурәтләре.