

Машков Башкортстан җитәкчелегенә театр җәмәгатьчелегенә игътибар һәм республика иҗат коллективларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
– Дөнья ясалма интеллект йогынтысында тиз үзгәрә. Ләкин тирә-якта ясалма нәрсәләр күбрәк барлыкка килгән саен, кешеләр чынбарлыкның кадерен ныграк тоя. Театр — ихлас хисләр һәм тере сүз көче саклана торган уникаль мохит, – дип бәян итте ул.
Радий Фәрит улы республика тормышында театр сәнгатенең мөһим роль уйнавын билгеләде. Аның сүзләренчә, Башкортстан Театр эшлеклеләре берлегендә 570тән артык кеше тора. Республикада рус, башкорт, татар һәм башка милли театр коллективлары эшли.
– Без театр өлкәсенә зур игътибар һәм хөрмәт белән карыйбыз, инфраструктураны тәртипкә китерәбез һәм үстерәбез. Актерлар йорты постановкалар, ял итү, очрашулар һәм иҗат кичәләре үткәрү өчен барлык мөмкинлекләре булган заманча мәйданчыкка әверелергә тиеш, – диде ул.
Очрашуда Уфадагы Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йортынреконструкцияләү мәсьәләсе дә каралды. Республика объектны яңартуга керешергә планлаштыра, эшләрне финанслау чыганаклары билгеләнгән.
Яклар Актерлар йортын ремонтлау һәм яңарту буенча җентекле юл картасы әзерләргә, шулай ук ведомствоара эшче төркем төзергә килеште. Радий Хәбиров Владимир Машковны яңартылган объектны ачу тантанасына чакырды.
Очрашуда шулай ук «Туганлык» халыкара милли театрлар фестиваленә Русия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме турында сөйләштеләр.
Радий Хәбиров 2028 елда Уфада «Алтын битлек» Русия милли театр премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасын үткәрергә тәкъдим итте.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.