Мәдәни мохит
15 Сентября , 07:16

Луганск театры тамашаларын карап булачак

11–28 сентябрь көннәрендә Екатеринбург, Серов, Түбән Тагил, Чиләбе һәм Уфада М.Голубович исемендәге Луганск республика академия музыкаль-драма театрының гастрольләре уза. 

Луганск театры тамашаларын карап булачакЛуганск театры тамашаларын карап булачак
Луганск театры тамашаларын карап булачак

Гастрольләрне Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә «РОСКОНЦЕРТ» оештыра.

«Распятая юность», «Бабий бунт» һәм «Опасные связи» спектакльләре Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

– М. Голубович исемендәге Луганск театры өчен бу гастроль туры – үзенә күрә премьера. Безнең актерлар Екатеринбург, Серов, Чиләбе, Түбән Тагил һәм Уфа тамашачыларын үз спектакльләребез белән таныштыру өчен Урал сыртын беренче тапкыр кисеп үтә. Беренче тәэсирләр иң якты булсын өчен, без соңгы еллардагы әһәмиятле спектакльләребезне алып киләбез, – ди театр директоры Виталий Балджи.

Луганск театры тамашаларын карап булачак
Луганск театры тамашаларын карап булачак
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас