Мәдәни мохит
5 Сентября , 08:00

Фотосурәтләргә сокланып, «Лада» моңнарын тыңлап...

Чакмагыш ягы — талантларга гаҗәеп дәрәҗәдә бай төбәк. Күптән түгел Чакмагыш туган як тарихын өйрәнү музеенда билгеле якташ, фотограф Илфир Исламгазинның чираттагы фотокүргәзмәсе ачылган. 

Фотосурәтләргә сокланып, «Лада» моңнарын тыңлап...Фотосурәтләргә сокланып, «Лада» моңнарын тыңлап...
Фотосурәтләргә сокланып, «Лада» моңнарын тыңлап...

Илфир Исламгазин — тумышы белән Чакмагыш районының Калмашбаш авылыннан. Фотосәнгатькә яшьтән гашыйк.

Әйтергә кирәк, аның фотосурәтләрендә — туган төякнең, Башкортстанның матурлыгы чагылыш таба. Кая гына барса да, аның оста кулларыннан фотоаппараты төшкәне юк. 

Чакмагышта музеенда ачылган фотокүргәзмә ачылышында район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, сәнгать остасының иҗатын хөрмәт итүчеләр катнашкан. Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбендә эшләп килүче «Лада» эстрада-инструменталь ансамбле исә моңнары белән бизәгән. 

Мәдәни чара һәркемнең күңеленә хуш килгән. Күргәзмәне музейның эш сәгатьләрендә килеп карарга мөмкин.

Фотосурәтләргә сокланып, «Лада» моңнарын тыңлап...
Фотосурәтләргә сокланып, «Лада» моңнарын тыңлап...
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас