Мәдәни мохит
29 Августа , 07:27

Спас белән, карендәшләр!

Август ае — Бал, Алма һәм Чикләвек Спаслары ае. Хәзер инде менә соңгысы җитте. Бакалыда яшәүче карендәшләрне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. 

Спас белән, карендәшләр!Спас белән, карендәшләр!
Спас белән, карендәшләр!

«Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге | Җырчы Җәкәү җорты»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсеннән:

«Бүген, 29 август - Чикләвек Спасы. 

 Бу - Ходайыбыз Иисус Христосның төсе төшкән убрусны Константинополь каласына күчергән көн. Шулай ук аны Икмәк Спасы дип тә атыйлар. Бәйрәм белән, карендәшләр!

Чикләвек Спасы урман һәм басу байлыкларын җыю белән бәйле. Бу көнне өстәлдә чикләвекле ширбәт, яңа уңыштан икмәк, пироглар мулдан булган. Халык Ходайга икмәк өчен рәхмәт укыган. Авылларда исә чикләвек агачыннан мунча себеркесе әзерләгәннәр. Мондый себерке теләсә нинди авыруны дәвалый ала, дип саналган». 

Әйе шул, чыннан да август буена диярлек барган Спаслар — Ходайга мул уңышлар өчен рәхмәтле булу чак!

Спас белән, карендәшләр!
Спас белән, карендәшләр!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас