

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республика Хөкүмәтендә 2027 елдан башлап кинематографка 20 миллион сум күләмендә грант ярдәме күрсәтүнетергезү буенча системалы эш алып барыла.
Бу ресурслар сыйфатлы, тирән эчтәлекле картиналар төшерергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр кинематографияне үстерү буенча ведомствоара координация советының киңәйтелгән утырышында. Утырыш Русия киносы көнендә узды. Анда хакимият органнары вәкилләре, муниципаль һәм шәхси кинотеатрлар җитәкчеләре, шулай ук төбәкнең киноиндустрия өлкәсендә хезмәт куючылар катнашты.
"Шуны аңлау мөһим: яхшы кино төшерү — эшнең яртысы гына. Нәтиҗәле прокаттан һәм рекламадан башка фильм үз тамашачысына барып җитмәячәк. Безнең төп дәүләт бурычы - үсеп килүче буынның акыллары һәм йөрәкләре өчен көрәш. Һәм тоташ цифрлаштыру чорында балалар һәм яшүсмерләрнең элеккечә кинотеатрларның җанлы атмосферасын бәяләве безгә алар белән дөрес кыйммәтләр телендә сөйләшергә зур мөмкинлек бирә», — диде БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев.
Урал Таһир улы шулай ук төбәкнең бөтен кинопрокат челтәре эшенең нәтиҗәлелеген тамырдан үзгәртү һәм ведомствоара багланышларны ныгыту кирәклегенә басым ясады. Кино күрсәтү системасында катгый тәртип кирәк. Якын арада барлык муниципаль кинотеатрларның эшенә тирән анализ ясалачак.
"Хөкүмәтнең позициясе гади: әгәр мәйданчык эшләп бетермәсә, кыйммәтле җиһазлар нәтиҗә бирмәсә, без бу киноаппаратураны тартып алачакбыз һәм кешеләр кино көткән һәм заллар тулган муниципаль берәмлекләргә тапшырачакбыз», — дип билгеләп үтте Урал Кильсенбаев.
Параллель рәвештә Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе эшен яңадан формалаштыру планлаштырыла — ул заманча, җитештерүнең генә түгел, дистрибуциянең дә сыгылмалы үзәгенә әверелергә тиеш.
Муниципаль һәм шәхси кинотеатрлар «Пушкин картасы» программасы буенча эшне мөмкин кадәр активлаштырырга тиеш булачак.
“Бу турыдан-туры финанс һәм социаль корал, без аны 100% ка кулланырга тиеш. Бөтен системабыз өчен якындагы имтихан - 2026 елның көзге прокаты. Экраннарга дүрт масштаблы башкорт фильмы чыга. Республиканың барлык мәйданчыклары да аларны актив күрсәтергә һәм тамашачыларны максималь рәвештә күбрәк җәлеп итәргә тиеш, -диелде утырышта.
Башкортстан муниципаль кино челтәрен үстерү буенча илдә алдынгы позицияләрен саклый. БР мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин билгеләп үткәнчә, 2015 елдан 2024 елга кадәр республикада 66 киноустановка үзгәртеп корылган. Әлеге максатларга конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча кино фонды тарафыннан 406 миллион сум акча бүлеп бирелгән.