

«Бу китапның исеме моңарчы беркайда да басылмаган әсәрдән. Гадәттә, китапка кадәр повестьлар гәзит-журналларда дөнья күрә. «Бумеранг» исә үз сәгатен көтте. Андагы барлык хәл-вакыйгалар тормыштан алынган. Уйдырма бик аз. Нәрсә турындамы? Бар да бар: туй, бианай-биатай, яшь гаилә, балалар, балаларның чагалары, каен яфраклары һәм башкалар...
Татарстан китап нәшриятының барлык хезмәткәрләренә һәм китапның дөньяга килүенә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт! Тиздән сатуга чыгачак», — дип язган автор социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә.
Коллегабыз ихлас йөрәктән котлыйбыз! Алга таба иҗат уңышлары күп булуын, яңадан-яңа матур китаплары халыкка тәкъдим итеп торылуын телибез.