

Шәхсән үзем дә 36 ел дәвамында туган ягымнан читтә, Татарстанда гомер кичерәм. Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән төрле чараларда, бәйрәмнәрдә башкортстанлыларны очратсам, сөйләшеп туя алмыйм. Үзебезнең Борай районыныкы гына түгел, республикада урнашкан 54 районның теләсә кайсыннан булсын – минем өчен алар барысы да якташ. Безнең яклар ачык күңелле, эчкерсез, ярдәмчел булулары белән аерылып тора.
Альберт абый Ибраһимов белән очрашу да кызыклы булды. Шәһәребездәге татар театрында Уфада укыган чакта ук таныш булган Рәзилә Нәсибуллина әдәби хезмәткәр булып эшли, еш очрашабыз. Мәктәптә үткәреләсе бәйрәмдә спектакльләрдән өзекләр сәхнәләштерер өчен, Рәзилә аша берәр артисттан консультация кирәк булды. Бер артист дигәнебез безнең якташ – күп еллар дәвамында театрда әйдәп баручы артистларның берсе – Авыргазы районыннан Альберт Ибраһимов булып чыкты.
Авыргазы төбәге үзенең талантлы уллары һәм кызлары белән данлыклы. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов, Бәхти Гайсин, җырчы Идрис Газиев, Ли-лия Фатыйхованы белмәгән кеше юктыр, дип уйлыйм. Альберт Ибраһимов та – шушы исемлекнең дәвамчысы булырга күптәннән лаек шәхес.
Аның тормыш юлы табигатьнең искиткеч гүзәл почмагы булган Мостафа авылында башлана. Һәркем өчен туган як – кендек каны тамган урын, дөньяда аннан да матуррак берни юк. Яши-яши бу хакыйкатькә тагын да ныграк инанабыз: диңгезе дә, түбәсе күкләргә ашкан горур таулары да туган як белән ярыша алмый. Илебезнең төрле шәһәрләрендә, күп кенә чит илләрдә гастрольләрдә булган Альберт Ибраһимов өчен туган ягыннан ямьлерәк җир юк. Халкыбыз юкка гына ”матур булса да торган җир – сагындыра туган җир” дип әйтмәгәндер. Үзебезнең якларга, төгәлрәге Авыргазыга гастрольләр белән барганда якташлары яратып каршы ала, матур итеп кунак итә. Бигрәк тә классташы Миңнулла Ходайбердинга, Зәмирә Хөсәеновага рәхмәтле ул.
Күп еллар үтсә дә, Альберт Ибраһимов үзенең беренче укытучысы Рәхилә Ганиеваны, мәктәп директоры Булат Фәйзуллинны, шулай ук төпле белем биреп, үз фәннәренә гашыйк иткән укытучылары Зоя Булатова, Альмира Сөләйманова, Елена Ивановаларны хөрмәт белән, еш сагынып искә ала. Алар кечкенә малайның күңеленә ачкыч таба белгәннәр, зур тормыш юлына юнәлеш биреп, ачылачак талантына оеткы салганнар.
“Авыл мәктәбендә укысак та, шәһәрнекеләрдән бер дә ким булмадык, җыр һәм бию бәйгеләрендә катнашып, уңышлар яуладык, спортта да сынатмадык. Мин аларның барсында да катнаштым. Китап укырга да ярата идем. Авылга килгән концерт һәм спектакльләрне көтеп ала идем. Үзебезнең авылга халык театрлары төрле спектакльләр белән килә иде. Салават, Сибай, Уфадан килгән артистлар күрше Куезбаш-Атҗитәр мәдәният йортына килде. Соңыннан үзебез дә спектакльләр куйдык. Менә шулар барысы да күңелгә сеңгәндер”, – дип, хатирәләрен яңарта Альберт Ибраһимов.
Шунысын да билгеләп китү урынлы булыр: авыл клубында махсус белемле Рәйфа Саттарова (кыз фамилиясе Ходайбердина) булачак артистны күп нәрсәгә өйрәтә. Сәхнәдә үз-үзеңне тотарга, каушамаска, тамашачы белән эшләргә һәм сәнгатьтә башка күп нечкәлекләргә игътибар итәргә өйрәткәне өчен нәкъ менә Рәйфа апага рәхмәтле.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, мәдәният һәм сәнгатькә гашыйк егет Стәрлетамак культура-агарту училищесына укырга керә. Анда белем биргән остазлары Флюра Мотагаровна, Рафаэль Салихович, Ильяс Сәхибгәрәевич һәм башкаларны яратып исенә төшерә. Яшьтәшләре белән бергә армия сафларында хезмәт итеп, ил каршындагы бурычын үтәп кайта. Хезмәт юлы Авыргазы районы Тукай авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе буларак башланып китә. Махсус белем алгач, Солтанморат авылы мәдәният йортына директор итеп билгелиләр.
1985нче елда Казан мәдәният институтына укырга керә һәм язмышы Татарстан белән бәйләнә. Талантлы егетне Әлмәт театрының баш режиссеры Рөстәм Абдул-лаев күреп ала һәм аны үзләренә эшкә чакыра. Ике ел Әлмәт театрында эшләү вакытында Альберт Ибраһимов дистәләрчә образлар иҗат итә, төрле амплуада була, татар тамашачысының яраткан артистына әверелә.
1989нчы елдан башлап ул Түбән Кама шәһәрендә яши, Укытучылар йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шәһәрдә Татар драма театры ачылгач, Альберт Ибраһимов шунда хезмәт куя. Театрның репертуары бай, аның сәхнәсендә татар классикларының әсәрләре генә түгел, рус һәм дөнья классиклары әсәрләре дә куела. Альберт Ибраһимов тудырган образ һәм персонажларның саны 40тан артык, аларның һәрберсе турында озаклап язып булыр иде. Кәрим Тинчуринның “Ил”ендә – Гаделгәрәй, Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш”ында – Староста, Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе”ндә – Канун, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”ында – Котлыәхмәт, “Ай тотылган төн”ендә Ялчыголны тамашачы яратып кабул итте. Туфан Миңнуллин иҗат иткән әсәрләрдә дә Альберт Ибраһимов бик матур образларда сәхнәдә балкый: “Кызлар кызык итәләр”дә – Ризван, Нәҗип, “Шулай булды шул”да – Әхәт, “Ай булмаса, йолдыз бар”да – Автор, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә – Евстигней, “Кияүле кызлар кияве”ндә – Рәхмәтулла Хөрмәтуллович...
Альберт Ибраһимов сәхнәдә ясаган беренче адымнарын, беренче ролен бер дә онытмый, алар артистның күңеленә җуелмаслык булып кереп урнашкан. Шикләнмим, дистә еллар буе театр сәнгате өлкәсендә хезмәт куйган теләсә кайсы артистның беренче роле онытылмыйдыр. Варфоломеевның "Мәңгелек яра”сында – Потапов, Рөстәм Мингалимнең “Кунак кызы гел килмәс”ендә керәшен егете Бәчәй-Василий рольләре – Альберт абый өчен шундыйлардан.
Үзе белән бергә укыган сабакташларының уңышларына да сөенә, алар белән горурлана. Стәрлетамакта бергә белем эстәгән, хәзер эстрадада әйдәп баручы талантлар Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрыннан Хөрмәт Үтәшев турында матур истәлекләре күп. Студент елларында шулай ук Раушан Шәрипов белән дуслаша. Дусты күп еллар дәвамында Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында хезмәт куя, мактаулы исемнәргә лаек була, хәзер аны остаз буларак беләләр. Альберт Ибраһимов сәхнәдә нинди генә рольдә булмасын, барысын да тормышчан итеп гәүдәләндерә белә. Колхоз председателеме, хатын-кызлар коллективында баш бухгалтермы, газетаның баш редакторымы, хәрби офицермы – барысы да артист тарафыннан табигый, ышандырырлык итеп башкарыла, әйтерсең лә ул гомере буе шушы һөнәр иясе булган. Артист һәр образын кабатланмас һәм үзенчәлекле, хисле итеп тудыра белә.
Кемнәрдер үзенең кумирын булдыра да, аңа охшарга тырышып, рольләрен башкара. Альберт Ибраһимов фикеренчә, бу кабатлау, охшарга тырышу дөрес түгел. Һәр талант үзенең амплуасы, тырышлыгы һәм осталыгы, сәләте белән яңалык ачарга, яңа образ тудырырга тиеш. Шуның өчен күп эзләнү, белемне тулыландырып тору, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булу кирәк. Театраль белем алып, сәхнәдә эшли башлаган яшьләргә Альберт Ибраһимовның әйтер сүзе шул: үз эшләрен яратып һәм төгәл башкарсыннар. Биредә матди байлыктан рухи байлык өстенрәк тора. Сәхнә шулай ук алдашуны, хыянәт итүне кичерми... Димәк, һәр ролеңне үзеңне, вакытны кызганмыйча, җаның-тәнең белән бирелеп, ихластан тудыра белергә кирәк. Шул вакытта гына сәхнәдә бәхетле язмыш көтәчәк.
Татарстанның атказанган артисты, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты Альберт Ибраһимов – театрның аксакалы. Чагыштырмача яшьрәк булган сәхнәдәшләре белән бергә яңа рольләр иҗат итә, заман белән бергә бара. Ул, һәрвакыттагыча, һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтеп, тамашачыны сөендерә. Артистның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе зур, башкаларга, шул исәптән, үсеп килүче буынга сәхнәдә дә, тормышта да әйтер сүзе, киңәше бар. Якташыбыз белән без бик горурланабыз, аңа ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, сәхнәдә тагын да яңа үрләр яулавын телибез.
Кадрия ГАБДУЛЛИНА.
Түбән Кама шәһәре, Татарстан.