

Африкада яшәүче патшаның якын дусты булган. Балачактан бергә үскән алар. Шул дустының бер гадәте булган. Нинди генә хәл булса да: “Яхшыга бу!” –дип куя торган булган.
Менә бервакыт алар ауда йөргән. Һәрвакыттагыча дусты патшага коралын әзерләп биргән. Тик ниндидер ялгышлык аркасында корал атып җибәргән һәм паштаның бер бармагын өзгән. Дусты карап торган да: “Яхшыга бу!” –дигән. Ә патшаның ачуы чыккан: “Юк, яхшыга түгел!”– дип дустын төрмәгә утыртырга кушкан.
Елга якын вакыт үткән. Патша чираттагы ауына үзе генә чыгып киткән һәм каннибаллар кулына эләккән. Тегеләре утын ташып, учак ягып патшаны ашарга җыена башлаган. Әмма инде учакны кабызырга җыенганда аның бер бармагы юклыгын күреп калганнар. Ә йола буенча алар камил булмаган кешене ашамаган. Чишкәннәр дә җибәргәннәр.
Өенә кайткач, патша ничек бармаксыз калуын исенә төшергән. Дустын төрмәгә утыртуы өчен вөҗдан газабы кичерә башлаган.
–Син хаклы булгансың, – дигән ул аның янына барып. – Бармагым өзелү яхшыга булган, ә мин сиңа начарлык эшләгәнмен. Төрмәгә утыруым өчен оят, гафу ит.
–Юк, – дигән дусты. – Төрмәгә утыртуың яхшыга булган! Әгәр монда утырмаган булсам, мин синең белән ауда булыр идем.
Ни булса да, яхшыга юрагыз, дуслар!