Мәдәни мохит
8 Августа , 10:40

Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!

Башкортстанның һәр районында төбәк өйрәнү музее бар. Аларга кергәч, туган якның үткәненә сәяхәт иткәндәй буласың. Һәркайсы район музее үз тамашачысын җәлеп итү буенча эшчәнлек алып барырга тырыша. Актив пропагандалау, экспонатларның үзенчәлеге, экскурсияләр музейга килүчеләрне кызыксындыру юнәлешендә башкарыла. Чакмагыш районында исә музей булдыру эше узган гасырның 50нче елларында фронтовик һәм краевед Григорий Кондратьевич Воробьевтан башланып китә.

Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!
Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!

Иң башта шәхси коллекция тупланыла, аннары Чакмагышның беренче санлы урта мәктәбендә музей буларак тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, 1987нче елдан музей – ДОСААФның агач бинасында урнаша. Бихисап чакмагышлылар әле такталары сап-сары төскә, тәрәзә бизәкләре зәңгәр белән буялган җыйнак кына бинаны хәтерлидер. Ә 1989 елдан исә музей «Рассвет» кинотеатры бинасына күчә. Әлегесе көндә Чакмагыш туган як тарихын өйрәнү музее шул ике катлы, якты һәм матур гына бинаны били. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, берничә ел элек музей тулысынча диярлек яңартылган. Бик күп кызыклы, олысы-кечесенең игътибарын җәлеп итәрлек экспозицияләр булдырылган. Күптән түгел генә үземә дә мәдәният учреждениесе эшчәнлеге белән танышу насыйп булды. Бүгенгесе вакытта музей белән Эльвира Фәнил кызы Ямалиева җитәкчелек итә. Тарихи мирасны саклау, музейның престижын арттыру кебек хезмәтләрдә аның зыялы, белемле булуы һәм креативлыгын да ассызыклар идем. Чөнки музей - хәзергесе вакытта хәтер сандыгы гына түгел, ә тулы куәтенә эшләүче мәдәни учак.
Экскурсияне музей хезмәткәре-методист, педагогика фәннәре кандидаты Рәсимә Балягова үткәрде. Белгеч әйтүенчә, музей фонды 7 мең экспонатны тәшкил итә. Монда ниләр генә юк! Аеруча үземә палеонтология, археология темаларына багышланган экпозицияләр үтә дә кызыклы булды. Аннары Рәсимә Зәлиф кызының һәр экспонат турында тирәнтен белүе, тасвирлап тарихи үткән хакында сөйләвенә дә сокланмыйча мөмкин түгел! Мәсәлән: Чакмагышның су объектлары, елга-иңешләре буенда табылган сөякләр дә борынгы тарихны сурәтләгән стендларга куелган. 

Шулай ук Чакмагыш ягының барлыкка килүе, Советлар Союзы заманнарындагы казанышлар турында да бай мәгълүматлы экспозицияләр ясалган. Үткәннән киләчәккә ныклы адымнар ясап яши Чакмагыш халкы. Махсус хәрби операция яугирләренә багышланган экспозиция дә ватанпәрвәрлек рухы, якташ батырларыбызның каһарманлыгы белән сугарылган.

Музей даими рәвештә яңадан-яңа экспозицияләр белән баетылып тора. Килгән кунаклар да еш кына экспонатлар бүләк итәләр. Күптән түгел якташ язучыларга багышланган экспозиция дә булдырылган. Әлбәттә, мине монда безнең танылган язучыларыбызның шәхси әйберләре дә тәкъдим ителүе сөендерде. Мәсәлән, бу экспонатларны музейга бүләк иткән танылган башкорт язучылары плеядасы вәкиле Вазих Исхаков.
Атаклы, 120 еллык башкорт журналистлары һәм матбугат хезмәткәрләре династиясе вәкиле буларак, мин музейга картәтәм, журналистлар остазы, танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл Низаевның китапларын бүләк иттем. Хәзер исә музей экспозицияләрендә Әгъдәл Сафиновичның "Без кичергән кырыс заман" әдәби-документаль басмасы гына түгел, ә "Умартачы буласың килсә", "Шомырт чәчәк атканда" китаплары да сакланачак. Билгеләп китиу, Әгъдәл Низаев - 50 елдан артык гомерен район журналистикасына багышлаган, озак еллар Чакмагыш районының «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясендә хатлар, информация бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатип, район умартачылар Советы һәм Чакмагыш үзәк биләмара китапхаанәсе каршындагы "Умартачылык серләре" клубы рәисе булган.

Музейларны мәдәни һәйкәлләрнең бәя биреп бетергесез келәте дип атаучылар да бар. Әлбәттә инде, биредә төп геройлар – экспонатлар. Әмма экспонатлар «терелсен», төрле чорларның кызыклы вакыйгалары белән бирегә килүчеләрне таныштыра алсын өчен музей хезмәткәрләренә күп көч куярга туры килә. Моның өчен музей җитәкчелегенә ихлас рәхмәт кенә әйтәсе килә.

Музей белән танышып чыккач әле анда күргәннәрем хакында якыннарыма бәян иттем. Һәм беләсезме нәрсә ишеттем?! Быел май ялларына кайткан Белорусиядәге кодачаларыбыз да Чакмагыш соклану белдереп киткән, бик ошатканнар, ди. Менә бит, хәтта ки чит илләрдән районга кайткан кунаклар да тарих йортына кереп таң калып китәләр! Язмамны, музей ул – һәрберебезнең дөньяга карашын формалаштыруга, баетуга ярдәм итә торган үзенчәлекле дөнья, дип тәмамлыйсым килә.

Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!
Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!
Чакмагыш музее экспозицияләре - шәһәрнекеннән ким түгел!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас