

Борынгыдан сакланып килгән һәм халык байлыгын тәшкил иткән мирасны ясалма интеллект ярдәмендә яңартып саклау өчен хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. Фольклорчы, галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров заманча технологияләр кулланып, мирасыбызны яңартуга кереште.
Фотода Башкортстанның Бакалы районы, керәшен авылы Яңа Балыклының халык скрипкачысы Всеволод Топорков (1912 елгы).
1978 елның июлендә төшерелгән каралы-аклы фотоны Геннадий Макаров замана технологияләре ярдәмендә төсле иткән.
Чыганак: «ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен».