

Ата-бабадан килгән йолалар һәм гореф-гадәтләргә ярашлы үз тиңең, үз милләтеңнән пар сайлау гына бәхетле гаилә корырга мөмкинлек бирә кебек. Шулай дөрес, шулай булырга тиеш кебек... Әмма Илеш районы Югары Яркәй авылында туып үскән һәм бүгенге көндә шунда яшәгән Илсөяр Фирдәвис кызы Павлованың кавышу тарихын ишеткәч, ныклы гаилә кору отышлы билет сайлауга тиң бәхетле очрак булып тоелды. Нинди билет тартып чыгарасың инде...
Илсөяр 1990 елда 2нче санлы урта мәктәпне тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия университетының тарих факультетына укырга керә. 4 курста укып йөргәндә “Движение объединения” дигән халыкара хәрәкәт белән таныша ул. Әлеге хәрәкәтнең фәлсәфәсе гади - нинди диндә булуына карамастан бөтен кешеләр дә бер-берсенә туган. Димәк, кешелек бер зур тату гаилә булып яши ала. Әлеге хәрәкәткә нигез салучылар - Мун Сан Мен һәм аның хәләл җефете Хан Хакча чыгышы белән Көньяк Кореядан. 90нчы еллар башында бу хәрәкәт студентлар арасында бик популяр була. Тулысынча тормышын үзгәрткән хәрәкәткә Илсөяр Фирдәвес кызы ун ел гомерен багышлаган. Диплом алгач, төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә миссионер булып эшләгән. Иҗтимагый проектлар белән дә, дини проектлар белән дә шөгыльләнгән. Мәктәпләрдә лекцияләр укыган. Ул күтәргән төп тема - сәламәт яшәү рәвеше, гаилә кору һәм аңа әзерлек.
Иң хикмәтлесе шунда, үзенең гаилә коруы да нәкъ шушы хәрәкәткә бәйле. Аның тормыш иптәше Алексей рус милләтеннән. Вологда өлкәсе Череповец шәһәрендә туып үскән егет тә әлеге хәрәкәткә кушылган булган.
- Безнең оешмада әгәр кеше үзенә пар табып бирүләрен тели икән, анкета тутырып тапшыра. Аны өйрәнеп, бер-берсенә туры килгән кешеләргә парлашырга ярдәм итәләр. Без дә документларыбызны шунда бирдек һәм безне пар итеп сайладылар, - дип искә ала парлашу тарихын әңгәмәдәшем.
Алексей югары хәрби училище тәмамлаган. Күпмедер вакытын төрле волонтерлык проектларына багышлаган. Башта көрәш, аннан инде башка мөмкин булган барлык спорт төрләре белән дә шөгыльләнгән. Гаилә коргач, икенче югары белем дә алган - Мәскәү физкультура институтын тәмамлаган.
-2003 елда мин Латвиядә эшли идем. Ул вакытта телефоннар кнопкалы гына иде әле. Электрон почталар, социаль челтәрләр үсешмәгән чор. Шуңа күрә анкетама җавапны һәм миңа туры килә дип табылган ир-егет турындагы мәгълүматны кәгазь вариантта алдым. Эш буенча Мәскәүгә барырга кирәк булды да шунда очраштык. Соңыннан бер еллап хат алыштык. Ул вакытка миңа 30 яшь иде инде. Гаилә кору турында җитди уйларга кирәк иде. Һәм мин Латвиядән Мәскәүгә кайттым, ике елдан соң өйләнештек.
Кызганычка каршы, әти миңа 7 яшь чакта мәрхүм булды.Әни киявенең башка милләттән булуына каршы килмәде. Без аны Африкадан булса булсын, иң мөһиме, яхшы кеше булсын дип әзерләп килгән идек. Нәселебездә катнаш гаиләләр күп. Шуңа күрә бу җәһәттән аңлашылмаучанлыклар тумады. Минем бердәнбер сеңелем дә шушы хәрәкәттә иде. Аның ире латыш һәм алар бүгенге көндә Латвиядә яшиләр, ике бала үстерәләр, -ди Илсөяр ханым.
Павловлар гаиләсе дистә елга якын Мәскәүдә яшәгән. 4 балалары башкалада туган. Бишенчесе - Югары Яркәй авылында. 2015 елда күченеп кайткан алар Илеш җиренә. Башта балалар белән Илсөяр ханым үзе генә кайтып төшкән, ел ярымнан соң эшләрен төгәлләп ире дә аларга кушылган. Бөтенесе Мәскәү тарафына карап хыялланганда, авылга кайтуларының сәбәбе гади - торак мәсьәләсе.
-Мин үз гомеремдә күп илләрдә эшләдем. Англиядә, Германиядә, Голландиядә... Үзебезнең илдә бик күп зур шәһәрләрдә булдым. Чиләбе, Пермь, Новосибирск, Омск, Тула, Екатеринбург... Чын дөресен әйткәндә, зур шәһәрләрне күреп туйдым.
Мәскәү яхшы шәһәр, сүз дә юк. Әмма кыйммәт шәһәр ул. Фатир алырга мөмкинлегебез юк иде, арендалап яшәдек. Тик шунысы яхшы, без бер фатирда гына яшәдек. 10 ел эчендә бер тапкыр да күченмәдек. Әмма фатир хуҗасы башка яшәтә алмыйм диде. Ә минем төпчек балабыз белән авырлы чагым, таныш түгел җиргә күченеп йөрисем килмәде.
Аннары әни берүзе. Иртәме-соңмы аның янына кайтырга кирәк булачагын аңлый идек. Уйлаштык та, вакыты шушы икәнен аңладык, - ди.
Өлкән уллары Иванга -20, кызлары Альбинага - 18 яшь. Алар- студентлар, Санкт-Петербургта белем алалар. Бер уллары 10 сыйныфны тәмамлаган. Ул “семейное образование” программасы буенча өйдә укый икән. Михаил - 8 сыйныфны, Арина 4 сыйныфны тәмамлаган.
Кече кызларына 4 яшь тулганда Илсөяр Фирдәвес кызы үзенең кешеләр белән, шул исәптән яшьләр белән дә, эшләү тәҗрибәсенең зур булуын, аның белән уртаклашырга кирәклеген аңлый. Беренче эш итеп сүгенүгә каршы лекцияләр үткәрә башлый. Аннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә, тәмәке тартуга каршы, сексуаль әхлак турында, ирекле мәхәббәт, СПИД турында чыгышлар ясый. Ә коммерцияле булмаган сектор үсешә башлагач, берничә гаилә дуслары белән кушылып, рәсми рәвештә үз оешмаларын теркиләр. “Федерация семей за мир во всем мире республики Башкортстан” дип аталган иҗтимагый оешма ул.
-Безнең төп теләгебез һәм максатыбыз традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм тергезү. Гаиләләрне социаль актив тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итү. 2021 елдан алып мин шушы эшчәнлеккә чумдык.
-Тормыш иптәшегез икенче милләт кенә түгел, икенче төбәктән булгач, кыенлыклар тумадымы?-дип кызыксынам. Илсөяр ханым елмая гына.
-Без бит бер илдә яшибез. Рус теле безгә үз телебез кебек бит инде. Икенче илләрдә яшәгәндә кыенлыклар туа иде ул. Сүз дә юк, гаилә корып яши генә башлаганда кыенлыклар була. Ләкин дин яки телгә бәйле түгел, ә эгоизмга бәйле. Менә ул мөнәсәбәтләргә комачаулый. 7-8 ел бер-береңә ияләшәсең әле. Гадәттә бер ел диләр, тик ул гына җитми.
Минем олы улым бик иртә сөйләшә башлады. 3 яшь тирәсе булгандыр. Бер көн миннән: “Әни, нигә безнең әти шундый начар?” - дип сорап куйды. Аптырап киттем. “Ни өчен алай дисең? Ул начар кеше түгел”,- дим. Нигә бала шундый фикергә килгән? Димәк без бала каршында әрләшкәнбез. Ә бала әнигә якынрак була һәм ул минем позицияне кабул иткән. Сүгенми, тартмый, эчми минем ирем. Үзсүзле инде. Ә хатын-кыз табигате буенча яхшыртучы. Ирләр өйләнгәндә “Менә ул идеал хатын-кыз, үзгәрмәсә ярар иде” дип уйлый. Ә хатын-кыз “Нормальный, әмма бераз яхшыртырга була” ди. Минем шул яхшыртырга тырышу конфликтлар тудыра иде дә. 9 ел бергә яшәгәч, кызым: “Әни, сезнең берәр кайчан әти белән әрләшкәнегез бармы ул?” - дип сорады. Димәк без бер-беребезгә яраклашканбыз.
Павловлар гаиләсендә балалар да булачак тормыш иптәше сайлаганда тел дә, милләт тә төп критерий булып тормаганын аңлап үсә.
-Без һәрвакыт аларга гаилә корырга пар таба алмасалар булышырга әзер булуыбызны әйтеп килдек. Үзләре тапса яхшы, билгеле. Әмма юк икән, куркыныч түгел. Элек-электән балаларын башлы-күзле итү ата-ананың бурычы саналган, - ди Илсөяр ханым.