Мәдәни мохит
28 Июля , 07:15

Мәдәният хезмәткәрләре гел кирәк

Башкортстан Мәдәният министрлыгы 2026 елда «Земство мәдәният хезмәткәре» федераль программасы буенча Башкортстан Республикасы мәдәният оешмасында мәдәният хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына икенче конкурс сайлап алу башлануы турында игълан итте.

Мәдәният хезмәткәрләре гел кирәкМәдәният хезмәткәрләре гел кирәк
Мәдәният хезмәткәрләре гел кирәк

Башкортстан Мәдәният министрлыгы 2026 елда «Земство мәдәният хезмәткәре» федераль программасы буенча Башкортстан Республикасы мәдәният оешмасында мәдәният хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына икенче конкурс сайлап алу башлануы турында игълан итте.

Программада авыл торак пунктларындагы мәдәният учреждениеләрендә яки республиканың 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә эшләүчеләр һәм күченергә әзер кешеләр катнаша ала. Җиңүчеләргә бер мәртәбә 1 млн сум күләмендә компенсация түләнә.

Конкурс нигезендә сайлап алуга заявка бирү өчен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары яисә урта һөнәри белем алырга һәм мәдәният хезмәткәрләре вазыйфалары буенча квалификация таләпләренә җавап бирергә кирәк.

2025 елда Башкортстанда «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы буенча республикадан һәм Русия төбәкләреннән — Оренбург өлкәсеннән, Тыва Республикасыннан 44 белгеч эшкә урнаштырылды.

"Башкортстан Республикасына күченү безнең гаилә өчен спонтан, әмма бертавыштан кабул ителгән карар булды. Без программада катнашуыбызга бер тапкыр да үкенмәдек. Безнең өчен бу чын мәгънәсендә тормышта яңа бүлек: ул бәяләп бетергесез тәҗрибә, үсеш өчен киң перспективалар. Без бергә үсәбез, яңа мөмкинлекләр табабыз һәм моңардан чын илһам алабыз», — ди 2025 елда Иглин районы мәдәният учреждениесендә эшли башлаган ирле-хатынлы Самба һәм Аяна Ойдуплар.

Агымдагы елда программа буенча квота 59 кеше тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, узган елдагы кебек үк, безнең республика әлеге программада катнашучылар саны буенча лидер булып тора. Бу аның бик кирәкле булуын һәм уңышлы гамәлгә ашырылуын күрсәтә. Муниципаль дәрәҗәдә белгечләр өчен уңайлы шартлар тудырылган: торак, аренда компенсациясе, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, матди ярдәм, балаларны бакчаларга һәм мәктәпләргә урнаштыруда ярдәм итү, хезмәт хакы арту һәм күченү өчен түләү.

2025 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кешенең рухи үсеше өлкәләрендәге эшчәнлеге һәр кешенең потенциалын тормышка ашыруга, аның талантларын үстерүгә, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты оешмалары эшеннән гражданнарның канәгатьлеген арттыруга юнәлдерелгән иде. Быел да шул ук максатлар күз уңында тотып эшләнелә.

Фото: ПРЕСС-СЛУЖБА | РЕСПУБЛИКАНСКИЙ ЦЕНТР НАРОДНОГО ТВОРЧЕСТВА РБ

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас