Мәдәни мохит
18 Июля , 03:00

Питрауда танышып-кавышып, Пыкрауда туй уйнатыла

Русия Федерация Президенты Владимир Путин фәрманы белән барган Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Питрауның күркәм йолаларын барлыйбыз. Безнең якларда керәшен халкы, карендәшләр күпләп Бакалы районы төбәгендә яшиләр. 

Питрауда танышып-кавышып, Пыкрауда туй уйнатылаПитрауда танышып-кавышып, Пыкрауда туй уйнатыла
Питрауда танышып-кавышып, Пыкрауда туй уйнатыла

Татарстан керәшеннәрен берләштергән иҗтимагый оешма республикакүләм дәрәҗәдә үткәрелүче Питрау бәйрәме фестиваленә һәр ел зурлап әзерләнә. Анда танылган артистка, җәмәгать эшлеклесе һәм керәшен халкының күренекле димчесе Аграфена Васильева да ел саен «Димче почмагы» оештыра. «Татмедиа» АҖ «Туганайлар» керәшен мәдәни-агарту газетасы үткәргән Медиапитрауда Васильева да катнашты һәм фикерләре белән бүлеште.

«Питрау – керәшеннәрне бергә җыя торган күркәм бәйрәм ул. Мин Медиапитраулар уздырылуына һәм ул матур традиция сулышын алуына cөенәм. Бергәләп бәйрәм итәбез, күңел ачабыз. Питрау гореф-гадәтләренә килгәндә, гадәттә керәшен туйлары Питраудан соң уза, көзгә таба. Без бәләкәй чакта тәкә суела иде, бу инде Питрау тәкәсе, дип атала. Махсус рәвештә аны симертәләр, кан тәбәсе алыр өчен канын алалар. Сарыкның маен эретеп, тоз салынган канга кушалар. Һәм янып торган мичтә кан тәбәсе пешерелә», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Әңгәмәдәш сөйләвенчә, Питрауның ямьле мизгеләренең берсе – кичке уен.

«Кичке уенга яшьләр җыела. Кунакка кайткан кызлар һәм егетләр дә игътибар үзәгендә була. Менә шунда танышулар башланып китә, ә инде кавышулар көзгә кала. Керәшен туйларыбыз Пыкраудан соң үткәрелә. Ул вакытта инде суык һава торышлары, терлекләр суелыр вакыт килеп терәлгән, яшелчә-җимешләр җыелган чак. Ә әлеге Медиапитрау – елдан-ел күңеллерәк уза. Хәзер инде Мамадышның Җөри авылында узучы Питрауга әзерлектә урак өстедәй кызу чаклар. Мин һәр ел саен анда борыңгыдан килгән ритуалларыбызны яңартам», – дип сөйләде Аграфена Васильева.

Быел 28нче мәртәбә уздырылучы республикакүләм «Питрау бәйрәменең «Питрау түгәрәк уены-2026» фестивалендә 50дән артык керәшен ансамбле катнашачак. Агымдагы елда Татарстаннан — 48, Башкортстанның Бакалы районыннан һәм Удмуртиянең Грахов районыннан ансамбльләрнең килүе көтелә.

 

Питрауда танышып-кавышып, Пыкрауда туй уйнатыла
Питрауда танышып-кавышып, Пыкрауда туй уйнатыла
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас