Мәдәни мохит
18 Июля , 02:00

Бүген карендәшләребезнең олы бәйрәм тантанасы

Ул зурлап ут күрше Татарстанның Мамадыш районындагы Җөри авылында уздырыла һәм 28нче мәртәбә оештырыла. Бакалыбыз "Сөнәкәй" ансамбле исә һәр елдагыча - бәйрәм тантанасының бер бизәге, йөзек кашыдай фольклор коллектив!

Бүген карендәшләребезнең олы бәйрәм тантанасыБүген карендәшләребезнең олы бәйрәм тантанасы
Бүген карендәшләребезнең олы бәйрәм тантанасы

«Бүген, 18 июльдә, барыгызны да Мамадыш районы, Җөри авылының Тырлау аланында республикакүләм Питрау бәйрәменә көтеп калабыз!🌿

«Без, Җәкәү җорты, Керәшен авылы мәйданчыгында елдагыча «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгате фестивален оештырабыз. Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстан Республикаларыннан 60 керәшен коллективы чыгыш ясар дип көтелә.
Концерт 19:00 сәгатьтә башлана. Барыгызны да көтәбез!
Күп язып тормыйча, карендәшебез Елена Данилова-Григорьеваның шигъри юллары белән әйтеп бирик әле», - дип яза Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәни үзәге матубгат хезмәте «МАХ»тагы рәсми каналда.

Питрау дусларны җыя

Кил әле син Тырлау аланына,
Питрау күрке булып йөрерсең!
Җанын җарып бирер хуҗаларны
Үз күзләрең белән күрерсең!

Мәйдан түрен тотар Җегетләр бар -
Җиңү белән яулый көрәшен!
Эшкә уңган, киң күңелле халык -
Бар яктан да булган Керәшен!

Күңел иркәләрлек моң-җырларның
Иң затлысын бездә табарсың!
Чибәр кызларның да җан тартканын
Питрауларда гына сайларсың!

Халкыбызның җылы, якты түрен
Үзең күреп, чынлап той әле!..
Учак яккан, серле Питрау төнен,
Йөрәгеңә мәңге уй әле!..

Эскәтерләр җәеп, өстәл кордык,
Тырлау дигән гүзәл утрауда.
Ачык йөзле, бик кунакчыл халкым
Зурлап, җырлап сыйлар Питрауда!

Бүген карендәшләребезнең олы бәйрәм тантанасы
Бүген карендәшләребезнең олы бәйрәм тантанасы
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас