Мәдәни мохит
10 Июля , 13:15

“Бакыр” фестивалендә чор һәм технологияләр очрашачак

Фестивальдә SOLAR инсталляциясе тәкъдим ителәчәк.

“Бакыр” тау заводы цивилизациясенең беренче фестивален оештыручылар гадәти булмаган музыкаль коллаборация әзерли.

11 һәм 12 июльдә Воскресенск бакыр эретү заводы диварлары янында уникаль SOLAR инсталляцияле музыкаль программа узачак. Шоуны танылган Уфа диджее Ринат Gabba һәм “Портал” командасыннан медиа рәссамнар әзерли.

SOLAR нигезендә генератив сәнгать ята – кеше күзаллавы һәм ясалма интеллект синтезы. Барабанның һәр сугуы, һәр нота реаль вакытта барлыкка килә торган һәм беркайчан да кабатланмый торган уникаль визуаль образларга әвереләчәк. Проект авторлары – “Портал” иҗади дуэты, эшләре Русия һәм халыкара заманча сәнгать күргәзмәләрендә тәкъдим ителгән рәссамнар һәм медиа-артистлар.

“Элек бу урында металл эреткәннәр, ә бүген монда тавыш, яктылык, мәгълүматлар һәм хис-кичерешләр эретелә, яңа буын сәнгатен тудыра. Уфа, Ырынбур, Стәрлетамак һәм Мәскәүдән 10 музыкант үз сетларын уйнаячак”, – ди музыкант Ринат Gabba.

Сәхнә ике көн дә 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.

(0+)

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас