

27 июньдә республика башкаласында Ирина Моцартованың “Театр без границ” һәм Алсу Гыйльметдинованың “Эхо мечты” фильмнарын төшерә башладылар.
Эшләр Катрина Душанбаева студиясендә укыту кысаларында “Башкортостан” киностудиясе укытучысы, кинорежиссеры Роман Пожидаев җитәкчелегендә бара.
Беренче фильм – театр премьеры кичергән иҗади һәм шәхси кризис турында. “Театр без границ” фильмында Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актерлары уйный. Алар – Башкортстанның атказанган артисты Әсхәт Нәкыйев, Иванна Скачилова, Салават Юлдашбаев, Зөлфәр Әхмәтов, Камил Шириязданов.
“Эхо мечты” фильмы ачылмаган сәләт һәм яңа шанслар темасына багышлана. Фильмда музыкант, автор-башкаручы, музыка академиясе җитәкчесе Юлия Валова, барабанчы Роман Валов, актерлар Игорь Лукин, Тимур Шакиров, Светлана Сюндюкова, Виктория Насыйрова, Эльвира Галимова уйныйлар.
“Без идеядән алып кино күрсәтүгә кадәр тулы цикллы кинолаборатория уздырабыз. Безнең тыңлаучылар сценарий төзи һәм аның буенча үзләренең дебют кыска метражлы фильмын төшерә. Безнең өч режиссер бар, һәм, димәк, без төрле темаларга өч фильм күрәчәкбез”, – ди укытучылары Роман Пожидаев.