

Мәскәү Сабантуенда Башкорт этноавылында илебезнең иксез-чиксез кырларыннан җыелган ашлыктан Халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы икмәге пешерәчәкләр.
Теләге булган һәркем бу акциягә үз өлешен кертә алачак. Икмәкне презентацияләү һәм дегустацияләү Башкортстан шифаханәсендә ял көне турына юлламалар уйнату вакытында узачак.
“Халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы икмәге – илебезнең җанлы метафорасы: монда төрле традицияләр, телләр һәм мәдәниятләр уртак эшкә берләшә. Без аны Русия киңлекләрендә җыелган ашлыктан пешерәбез, безне хезмәт, хөрмәт һәм очрашу шатлыгы берләштерә”, – ди Зианчура районы хакимияте башлыгы Дамин Юланов.
“Гадәттәгечә Мәскәү Сабантуенда без Башкортстан шифаханәсендә ял көне турына юлламалар уйнатабыз. Бу юлы без Бердәмлек икмәген тәкъдим итәчәкбез һәм теләгән һәркемгә аны күрергә һәм татып карарга мөмкинлек бирәчәкбез. Бу юмартлык, кунакчыллык һәм уртак традицияләрнең көче турында бәйрәмнең үзенчәлекле мизгеле булачак”, – дип ассызыклый программа режиссеры Чулпан Әскәрова.
Мәскәү Сабантуе – халыклар дуслыгы мохитендә башкала халкын һәм кунакларын берләштерүче ачык шәһәр бәйрәме. Ул гадәттәгечә “Коломенское” музей-тыюлыгында уза. Быел Мәскәү, Башкортстан, Татарстан хөкүмәтләре һәм Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе оештырган чара 4 июльдә узачак.