Мәдәни мохит
26 июнь , 06:00

Яшь талантлар балкышы

Илебезнең төрле почмакларында яшәүче яшь талантлар борынгы җырларга, биюләргә һәм йолаларга яңа тормыш өрү өчен Уфада җыелды.

Яшь талантлар балкышыЯшь талантлар балкышы
Яшь талантлар балкышы

Башкортстан илебезнең төп мәдәни үзәкләренең берсе булуын май аенда исбатлаган иде инде. Моңа Уфада узган зур вакыйгалар — «Китап-байрам» IV Халыкара китап ярминкәсе, Зур балалар фестивале һәм «Хатын-кыз бәхете территориясе» VI Бөтенрусия ачык академиясе сәбәпче булды. Кеше турында кайгырту, рухи үсеш һәм мәдәният төп приоритетларга әверелгән җирдә генә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкин бит. Иҗади инициативаларга булышлык итү һәм һәр кешенең тормыш сыйфатына игътибар бирү бәхет сере булып тора да инде.

Чираттагы масштаблы чараның Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узуы да символик мәгънәгә ия. Мәдәният һәм сәнгать төбәктә яшәүче төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә торган, барысына да аңлаешлы тел ул.

"Хәзерге вакытта нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора, — дигән иде бер чыгышында республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Башкортстан халкы Русия халыкларының күпмилләтле гаиләсеннән башка үсешә алмаячак. Бу күпьеллык дустанә яшәү культурасы. Әмма милләт саклансын өчен аның төп элементларын — телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм билгеле бер рухи иммунитетны сакларга кирәк».

 Әлеге масштаблы проект балаларга үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә бәлки, буыннар арасындагы элемтәне ныгытып һәм мәдәни кыйммәтләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итеп, үз халкының традицияләренә тирән хөрмәт тәрбияләргә булыша.

Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елдан башлап үткәрелә һәм илнең мәдәни вакыйгалары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. I Бөтенрусия балалар фольклориадасы Чувашия Республикасында узды һәм анда 76 төбәктән 1100 кеше катнашты. II Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2024 елда Татарстанда үтте. Анда 80 төбәктән  1183 яшь талант килде.Башкортстан ике Фольклориадада да актив һәм уңышлы катнашты, үзенең балалар коллективларының һәм башкаручыларының югары дәрәҗәдә әзерлеген күрсәтте. Хәзер инде үзе кунаклар кабул итә. Безгә Русиянең 80 төбәгеннән 10 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 1100 бала килде. Чарада барлыгы 78  коллектив һәм 8 солист катнаша. Аларны Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йорты конкурс аша сайлап алды.

 

Фестиваль «Башкортостан» дәүләт концерт залы каршында башланып китте. Анда балалар “Дуслык әйлән-бәйләне”нә җыелды. Аннан катнашучылар парады Ленин урамы буйлап Совет мәйданына кузгалды.

Бөтенрусия балалар фольклориадасын ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путинның  катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны сәламләү хатын сәхнәдән РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов укып ишеттерде.

"Шушы искиткеч дуслык һәм иҗади аралашу бәйрәмен үткәрү идеясенең биредә, Башкортстанда тууы символик мәгънәгә ия. Бүген күпмилләтле, кунакчыл республиканың башкаласы илебезнең төрле төбәкләреннән яшь талантларны каршы ала. Ышанам ки, III Бөтенрусия балалар фольклориадасы зур уңыш белән узачак, тамашачыларны фольклор, бию, хор коллективлары чыгышлары белән таныштырачак, барысына да онытылмаслык яхшы тәэсирләр бүләк итәчәк. Һәм, әлбәттә, җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, күпмилләтле мәдәниятебез кыйммәтләрен үстерүгә булышлык итәчәк. Сезгә илһам һәм иң изге теләкләр юллыйм" диелгән иде анда.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең чыгышында биш ел элек Уфаның VI Бөтендөнья фольклориадасын кабул итүен билгеләп үтте.

"Безнең республикада 100 дән артык халык дус һәм тату яши. Алар барысы да үз мәдәниятен саклап яшиләр. Сез дә безнең Ватаныбызның төрле халыкларын тәкъдим итәсез. Һәркемнең - үз җырлары, биюләре, эпослары. Бу гаҗәеп күптөрлелектә безнең бердәмлегебез чагыла һәм ныгый. Кадерле балалар, остазларыгызга, әти-әниләрегезгә күңелләрегездә туган мәдәниятегезгә мәхәббәт уты кабызганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үз тамырларыбызга мөрәҗәгать итү безне көчлерәк итә. Бары тик шулай гына без уртак йортыбызның - бөек, куәтле һәм җиңелмәс Русиянең киләчәге өчен үз җаваплылыгыбызны аңлыйбыз. Бу көннәрдә сез монда яңа дуслар табарсыз дип ышанам. Республикабызның кунакчыллыгын һәм матурлыгын күрәчәксез. Сезгә монда һәрвакыт шатлар! Сезнең һәркайсыгызга матур чыгышлар, онытылмас хис-кичерешләр телим. Безнең фольклориадабыз чын дуслык һәм илһам тантанасы булсын! Башкортстанга рәхим итегез", - диде Андрей Назаров һәм зур бәйрәмнең ачылуы турында игълан итте.

Беренче көнне фестиваль кысаларында төрле төбәкләрдән килгән 40 фольклор ансамбле катнашылыгында масштаблы концерт узды.

Башкортстан республикасын 3 иҗат коллективы һәм 2 солист тәкъдим итте.

Рәми Гарипов исемендәге 1 нче Башкорт республика гимназия-интернаты каршында (Уфа шәһәре) эшләп килүче Әдигам Искужин исемендәге үрнәк курайчылар ансамбле ( җитәкчесе - Васил Баймурзин);

Уфа районының «Дарман» үрнәк халык биюләре ансамбле (җитәкчеләре - Роберт һәм Алинә Хәмидуллиннар);

Күмертаудан "Зоренька" урыс җыры үрнәк ансамбле (җитәкчесе – Ирина Кувшинова) ;

Куергазы районыннан 13 яшьлек Әнвәр Вахитов (җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Бабенко);

Бакалы районыннан 15 яшьлек музыкант Азамат Ханнанов.

 Фольклориада солистлары катнашлыгында концерт программалары Уфаның «Первомайский» мәдәният һәм ял паркында, «Демский» мәдәният һәм ял паркында, И.Якутов исемендәге паркта, шулай ук «Волна» скверында күрсәтелде.

Тамашачылар алдында шулай ук Русиянең атказанган артисты, халык җырларын һәм романсларын башкаручы Марина Девятова чыгыш ясады. Чын халык мәдәнияте вәкиле Марина дөнья илләрендә рус мәдәнияте илчесе, күпсанлы халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Бөтен дөньяда популяр булган “Ай йола” фолк-төркеме чыгышын да яратты фестиваль кунаклары. Ә җомга көнне хейтландерлар чыгышын традицион этно-музыканы актуаль музыкаль тенденцияләр һәм электрон яңгыраш белән берләштергән ZAINETDIN этно-шоу төгәлләячәк.

Фольклориада кысаларында эшлекле программа да каралган иде. "Фольклор һәм балалар. «Торатау» Конгресс-холлында “Традицияләр аша бердәмлеккә" дип исемләнгән конференция  узды. Анда Русиянең фольклор, этнография һәм педагогика өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре җыелды. Конференциянең максаты - бала шәхесен үстерүдә фольклорның ролен аңлау, яшь буынга мәдәни мирасны тапшыру һәм халык иҗаты аша җәмгыять бердәмлеген ныгыту. Катнашучылар халык традицияләрен өйрәнү һәм саклауның актуаль проблемалары турында фикер алышты.

Фольклориада көннәрендә Башкортстан Милли музеенда "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе эшли.

Чарада катнашучыларның һәрберсе Башкортстаннан истәлеккә футболка, бейсболка һәм фольклориада эмблемасы белән рюкзак, Матрешка-магниттан, открыткадан һәм значоктан торган «Тәңкәбикә» сувенир комплекты алып кайтып китәчәк. Аларга шулай ук III Бөтенрусия балалар фольклориадасы турында буклет-брошюра, катнашучы сертификаты, Рәхмәт хаты һәм диплом тапшырылачак. Ә иң мөһиме, алар безнең республика турында җуелмас җылы хатирәләр белән таралышыр.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас