

Бүген Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучылар белән очрашты. Анда Камчаткадан алып Белгород һәм Курск өлкәләренә кадәр ил төбәкләреннән 28 бала чакырылган иде.
"Сезне Башкортстанда күрүемә шатмын. Мөгаен, безнең республика тарихында илебезнең барлык төбәкләреннән, өлкәләрдән, республикалардан шулкадәр кунак килгәне булмагандыр. Сез илебез халыклары дуслыгы өчен күп нәрсә эшлисез. Һәрберсенең диярлек махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе бар. Ә кемнеңдер туганнары һәлак булганнар. Без барыбыз да сугышчыларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Һәлак булган егетләрне без беркайчан да онытмаячакбыз. Алар безнең хәтердә, безнең йөрәкләрдә, ил беркайчан да онытмаячак. Сез моны аңларга һәм белергә тиеш. Әтиләрегезгә зур сәлам әйтегез", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы очрашу барышында кайбер кунакларны үзе тәкъдим итте. Мәсәлән, Курск өлкәсенең Суджа шәһәреннән Шестопаловлар гаиләсен. Укронацистлар бу шәһәрне басып алгач, гаилә китәргә мәҗбүр була һәм алар үзләренең борынгы музыкаль этнографик инструментларын һәм 30 га якын уникаль Курск костюмнарын югалталар. Бөтен Русиядән килгән фольклор коллективлары ярдәмендә югалтканнарын өлешчә тулыландырдылар.