Мәдәни мохит
25 Июня , 03:07

"Нур"да премьера!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Ашыкма” спектакленең премьерасы узды.

"Нур"да премьера!"Нур"да премьера!
"Нур"да премьера!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Ашыкма” спектакленең премьерасы узды.

Режиссеры - Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин. Сценография- рәссам Полина Емельянова, яктылык буенча рәссам Марина Нурмөхәммәтова, ә музыкаль бизәлеш һәм хореография -Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова.

Спектакль заманча дөньяда иллюзияләргә җиңел бирелү турында комик тарих буларак корылган. Кешеләр еш кына шарлатаннарның алдавына ышанырга әзер. Төп героиня, катлаулы хәлдә калгач, котылуын спиритизм сеансында күрә. Тамашачыларны мистик ачыш урынына көлкеле аңлашылмаучанлыклар, көтелмәгән фаш итүләр һәм теге дөньядан “кунак” белән эксцентрик әңгәмәләр көтә.

Премьера аншлаг белән узды. Ә 25 июньдә “Нур” театры XXXIV иҗат мизгелен рәсми рәвештә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы белән ябачак.

 

"Нур"да премьера!
"Нур"да премьера!
"Нур"да премьера!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас