+21 °С
Болытлы


Уфа «Нур» татар дәүләт театрының «Тау» спектаклен иҗат итүчеләрне зур уңышлары белә Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов котлады.
Ул “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллинны һәм спектакльне куючы режиссер Айдар Җаббаровны кабул итте. Очрашу барышында аларны «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булулары һәм мактаулы исемнәр алулары белән тәбрикләде.Илсур Ихсанов аларга яңа иҗади уңышлар, илһам һәм рәхмәтле тамашачылар теләде.
Фото: Эдуард Зарипов