

Бөтенрусия балалар фольклориадасының беренче көне катнашучыларның Зур концерт программасы белән төгәлләнде. Тамашачыларга 19 төбәктәге фольклор традицияләренең якты калейдоскобын тәкъдим иттеләр. Үз номерларын Адыгея, Дагыстан, Карачай-Черкес, Карелия, Марий-Эл, Удмуртия, Тыва, Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Амур, Байкал аръягы, Камчатка, Пермь крае, Мәскәү һәм Башкортстан коллективлары һәм солистлары күрсәтте. Һәр төбәк үзенең уникаль тарихын бию, музыка һәм халык җыры аша сөйләде. Тамашачылар илнең һәр почмагында сакланган йола, инструменталь композицияләрне һәм аутентик җыр программаларын карадылар.
Фольклориаданы ачу тантанасы Русиянең атказанган артисткасы Марина Девятованың чагу чыгышы белән тәмамланды.