

Бүген Уфаның Совет мәйданында III Бөтенрусия балалар фольклориадасының ачылу тантанасы булды. Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган масштаблы мәдәни форум илнең 80 төбәгеннән катнашучыларны бергә җыйды.
Русия Президенты Владимир Путинның фольклориадада катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны сәламләвен сәхнәдән РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов укып ишеттерде.
"Шушы искиткеч дуслык һәм иҗади аралашу бәйрәмен үткәрү идеясенең биредә, Башкортстанда тууы символик мәгънәгә ия. Бүген күпмилләтле, кунакчыл республиканың башкаласы илебезнең төрле төбәкләреннән яшь талантларны каршы ала. Ышанам ки, III Бөтенрусия балалар фольклориадасы зур уңыш белән узачак, тамашачыларны фольклор, бию, хор коллективлары чыгышлары белән таныштырачак, барысына да онытылмаслык яхшы тәэсирләр бүләк итәчәк. Һәм, әлбәттә, җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, күпмилләтле мәдәниятебез кыйммәтләрен үстерүгә булышлык итәчәк. Сезгә илһам һәм иң изге теләкләр юллыйм".
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров биш ел элек Уфаның VI Бөтендөнья фольклориадасын кабул итүен билгеләп үтте. "Безнең республикада 100 дән артык халык дус һәм тату яши. Алар барысы да үз мәдәниятен саклап яшиләр. Сез дә безнең Ватаныбызның төрле халыкларын тәкъдим итәсез. Һәркемнең - үз җырлары, биюләре, эпослары. Бу гаҗәеп күптөрлелектә безнең бердәмлегебез чагыла һәм ныгый. Кадерле балалар, остазларыгызга, әти-әниләрегезгә күңелләрегездә туган мәдәниятегезгә мәхәббәт уты кабызганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үз тамырларыбызга мөрәҗәгать итү безне көчлерәк итә. Бары тик шулай гына без уртак йортыбызның - бөек, куәтле һәм җиңелмәс Русиянең киләчәге өчен үз җаваплылыгыбызны аңлыйбыз. Бу көннәрдә сез монда яңа дуслар табарсыз дип ышанам. Республикабызның кунакчыллыгын һәм матурлыгын күрәчәксез. Сезгә монда һәрвакыт шатлар! Сезнең һәркайсыгызга матур чыгышлар, онытылмас хис-кичерешләр телим. Безнең фольклориадабыз чын дуслык һәм илһам тантанасы булсын! Башкортстанга рәхим итегез", - диде Андрей Назаров һәм зур бәйрәмнең ачылуы турында игълан итте.
Җыелма хор әлеге форумга махсус язылган III Бөтенрусия балалар фольклориадасы гимнын башкарды.