+21 °С
Болытлы


Уфада Бөтенрусия балалар фольклориадасының фестиваль чаралары старт алды!
Фестивальнең тантаналы өлеше шәһәрнең төп мәйданчыкларында бара. Бүген, 24 июньдә, «Башкортостан» концертлар залы каршындагы мәйданда «Дуслык әйлән-бәйлән»е узды. Аннары милли костюмнарда катнашучыларның матур парады Ленин урамы буйлап Совет мәйданына барды. Русиянең 80 төбәгеннән 1000 яшь катнашучы бүген һәм якын көннәрдә шәһәрнең төрле мәйданчыкларында чыгыш ясаячак, үз төбәкләренең гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.