

III Бөтенрусия балалар фольклориадасының ачылу тантанасында беренче тапкыр Дуслык һәм бердәмлек гимны яңгырады. Гимнны 200дән артык бала башкарды. Алар арасында халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Екатерина Тойгильдина, «Ассоль» үрнәк вокаль-хореография студиясе, «Чудетство» эстрада балалар җыры театры һәм фольклориадада катнашучылар бар иде.Музыка авторы-БР атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Ришат Сәгыйтов, шагыйрә - БР халык артисты Ольга Мусина.
Гимн III Бөтенрусия балалар фольклориадасының музыкаль символына һәм бәйрәмнең лейтмотивына әверелергә тиеш, ул дистәләгән төбәкләрне, меңләгән талантлы балаларны һәм уникаль фольклор традицияләрен берләштерә.