Мәдәни мохит
24 июнь , 08:30

Балалар фольклориадасы башлана!

Бу көннәрдә Уфа бөтен Русиядән яшь талантларны җәлеп итү үзәгенә әверелде.

Балалар фольклориадасы башлана!Балалар фольклориадасы башлана!
Балалар фольклориадасы башлана!

Бу көннәрдә Уфа бөтен Русиядән яшь талантларны җәлеп итү үзәгенә әверелде. 24 июньнән 26 июньгә кадәр Башкортстан башкаласында III Бөтенрусия балалар фольклориадасы уза. Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган масштаблы мәдәни форум илнең 80 төбәгеннән катнашучыларны җыйды.

Фестивальнең тантаналы өлеше шәһәрнең төп мәйданчыкларында барачак. Бүген, 24 июньдә, «Башкортостан» концертлар залы каршындагы мәйданда «Дуслык әйлән-бәйлән»е узачак. Аннары милли костюмнарда катнашучыларның матур парады Ленин урамы буйлап Совет мәйданына кадәр узачак. Анда ачылу тантанасы булачак.

Анда илнең иң яхшы балалар коллективлары һәм махсус кунак Марина Девятова катнашында бәйрәм концерты дәвам итәчәк.

Шулай ук бүген республиканың Милли музеенда «VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы» күргәзмәсе ачыла.

Фестивальнең икенче көнендә концертлар «Первомайский», «Демский», «Волна» шәһәр паркларында һәм Иван Якутов исемендәге паркта узачак.

Фото: Валерий Шахов

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас