Мәдәни мохит
23 июнь , 08:26

Милли театр сәнгатенең дәрәҗәсе югары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа «Нур» татар дәүләт театры коллективын «Драма театры. Зур форма» номинациясендә Русиянең дәрәҗәле “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булуы белән котлады.

Милли театр сәнгатенең дәрәҗәсе югарыМилли театр сәнгатенең дәрәҗәсе югары
Милли театр сәнгатенең дәрәҗәсе югары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа «Нур» татар дәүләт театры коллективын «Драма театры. Зур форма» номинациясендә Русиянең дәрәҗәле “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булуы белән котлады.

Югары һөнәри осталыклары һәм республиканың театр сәнгатен үстерүгә керткән өлешләрен тану йөзеннән Радий Хәбиров артистларга һәм спектакльне куючы режиссерга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Айдар Хөснетдинов һәм Илгизә Муллабаева «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.

Шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме тапшырылды.

Бу җиңү «Нур» театры өчен генә түгел, республиканың бөтен мәдәни тормышы өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Милли театр сәнгатенең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслады.

Башкортстанның театр җәмәгатьчелеген һәм республиканың барлык халкын мәдәниятебезнең чираттагы триумфы белән котлыйм! Узган сезон нәтиҗәләре буенча берьюлы ике спектакль «Алтын битлек» яулады. Илнең иң югары театр премиясе: Уфа «Нур» татар дәүләт театрының «Тау» спектакле һәм Башкорт дәүләт курчак театрының Михаил Булгаков хикәяләр циклы буенча куелган «Яшь табиб язмалары» спектакле «Курчак театры» номинациясендә «Алтын битлек» алды.

“Башкортстан театрлары коллективларына профессиональлекләре һәм сәнгатькә тугрылыклары өчен рәхмәт. Бу уңыш чыннан да кыйммәт тора”-диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас