

III Бөтенрусия балалар фольклориадасына Уфага Псков өлкәсеннән аз санлы сето халкы мәдәниятен саклаучы «Кошчыклар» киләчәк. Сето - Псков өлкәсенең Печорск районында яшәүче аз санлы төп фин-угыр халкы. Аларның уникаль “Леело" җыр мирасы 2009 елдан ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә. 2020 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Русиядә сето халкының нибары 234 вәкиле калган. "Tsirgukõsõ балалар этнография ансамбле 2003 елда “Сето этномәдәни җәмгыяте” Печора районы иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырыла. “Кошчыклар” - фольклор экспедицияләренә чыгалар, узган гасырның архив язмалары белән эшлиләр, сето телен өйрәнәләр (ул тулы кыйммәтле язуга ия түгел), биюләр, йолалар өйрәнәләр һәм мәдәният ияләренең җырларын язып алалар.
Автор фото: Андрей Кокшаров