Мәдәни мохит
23 июнь , 14:22

"Башкортстан һәрнәрсәдә беренче"

III Бөтенрусия балалар фольклориадасы ачылыр алдыннан узган матбугат конференциясендә Русиянең Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова Башкортстанга рәхмәт белдерде.

"Башкортстан һәрнәрсәдә беренче""Башкортстан һәрнәрсәдә беренче"
"Башкортстан һәрнәрсәдә беренче"

III Бөтенрусия балалар фольклориадасы ачылыр алдыннан узган матбугат конференциясендә Русиянең Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова Башкортстанга рәхмәт белдерде.

- Халык иҗаты өлкәсендәге чараларны һәрвакыт рәхәтләнеп кабул иткән Башкортстан җиренә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Чөнки Башкортстан һәрнәрсәдә беренче. Клуб учреждениеләре саны буенча да күптәннән беренче урында тора. Без матди булмаган мәдәни байлык реестрын эшлибез, анда 90 объект кертелгән. Беренче урында - Башкортстан, алты объект әлеге реестрга керә. Бу дәүләт органнары һәм учреждениеләренең даими, зур, күпьеллык һәм бик нәтиҗәле эшләвен, республика Башлыгының халык мәдәниятенең әһәмиятен аңлавын, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең үз эшләренә ихлас мәхәббәтен күрсәтә., - диде ул.

БР мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов кунакларны каршы алу һәм урнаштыру нечкәлекләре турында сөйләде.

Фото: Валерий Шахов

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас