Мәдәни мохит
22 Июня , 09:59

Туганлык бәйрәме: Сабантуй аша — халыклар бердәмлеге

20 июньдә Төмән шәһәренең «Заречный» паркында өлкә күләмендәге олы бәйрәм — Сабантуй гөрләде. Ел саен уздырыла торган әлеге халык тантанасы быел Русия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Парк мәйданы бу көнне чын дуслык, гореф-гадәтләр һәм милли мәдәният үзәгенә әверелде.

Туганлык бәйрәме: Сабантуй аша — халыклар бердәмлегеТуганлык бәйрәме: Сабантуй аша — халыклар бердәмлеге
Туганлык бәйрәме: Сабантуй аша — халыклар бердәмлеге
Бәйрәм программасы һәркемгә үзенчәлекле тәэсирләр бүләк итте. Сабантуйның төп бизәге булган Милли ишегалларында Төмән өлкәсенең төрле округларыннан килгән кунаклар үзләренең гореф-гадәтләрен танытты, милли сыйлар белән сыйлады. Мисал өчен, Тубыл округы мәйданчыгында атаклы «Себер баурсагы» фестивале гөрләде.
Мәдәни программа да бик бай иде: төп сәхнәдә Төмән өлкәсенең иҗат коллективлары белән беррәттән, Татарстан Республикасының Тукай районыннан килгән махсус кунаклар да чыгыш ясап, тамашачыларны куандырды. Спорт сөючеләр исә традицион милли көрәш — «Көрәш» ярышларын һәм мини-футбол турнирын зур кызыксыну белән күзәтте.
Бәйрәмнең аеруча әһәмиятле өлеше булып патриотик акция торды. Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларга ярдәм йөзеннән, мәйданчыкта маскировка челтәрләре үрү һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар оештырылды. 
Вагай районы мәдәният сарае директоры  Юрий Әлтәф улы Малюков җитәкчелегендә делегатлар Төмәнгә бәйрәмгә килде.  Вагайлыларның «Кунакчыл ишегалды» — Сабантуйның йөрәге булды дип тә әйтергә була. Бәйрәмдә Вагай муниципаль округы делегациясе аеруча якты һәм үзенчәлекле мәйданчык җәелдереп, барлык кунакларны сокландырды. «Кунакчыл ишегалды» дип аталган бу урында вагайлылар Себер татарларының бай мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, кулинария шедеврларын тәкъдим итте. Мәйданчыкның төп ноктасы булып этнографик программа торды. Биредә Вагай җирендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган өч уникаль йола күрсәтелде.
Имче йоласын карап, тамашачылар борынгы дәвалау йоласының шаһиты булды. Тәҗрибәле имче догалар һәм традицион ысуллар ярдәмендә бер хатын-кызны теш сызлаудан коткарып, халык медицинасының зирәклеген күрсәтте. Чәчү йоласы да бик кызыклы булды. Ишегалды хуҗабикәсе күршесе белән мул уңыш алу серләрен уртаклашты. Символик хәрәкәтләр һәм им-томнар аша ул борынгы заманнарда җирнең юмарт һәм уңдырышлы булуын сорап, ничек «чакырганнарын» тасвирлады. Утын белән юрау гореф-гадәтен дә тамашачы бик кызыксынып карады. Тиздән кияүгә чыгарга хыялланган яшь кыз өчен күрше хатын мич утыннары аша киләчәген юрады. Утын агачларының мичкә ничек салынуына карап, ул кызның язмышын һәм якын арада сөеклесе белән очрашачагын алдан әйтеп бирде.
Бу юрауларны карагач әллә чынлап дөрес микән дип уйлыйсы да килеп китте.
Йолалардан тыш, Вагай округы осталарының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Бәйрәмнән беркем дә ач яисә күңелсезләнеп китмәде: һәр теләгән кеше милли ашамлыклардан авыз итә һәм төрле мастер-классларда катнаша алды.
Кече сәхнәдәге музыкаль бүләк исә Сабантуйга аеруча ямь өстәде. Юрмы авылыннан килгән  «Яшь йөрәкләр»  ансамбле үзенең дәртле җыр-биюләре белән тамашачыларны җәлеп итте. Ә Тугыз авылы мәдәният йортына йөргән талантлы җырчы Элина Сәйдуллинаның кабатланмас тавышы һәркемнең күңелен яулады.
 
Вагай округы мәйданчыгы үрнәгендә без бабаларыбызның традицияләре яшәвен, үсүен һәм буыннан-буынга күчүен күрдек. Бу мирас киләчәктә дә үзенчәлеге һәм җылылыгы белән безне куандырачак.
Раушания Исхакова, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы һәм җәмәгать эшлеклесе.
Туганлык бәйрәме: Сабантуй аша — халыклар бердәмлеге
Туганлык бәйрәме: Сабантуй аша — халыклар бердәмлеге
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас