Мәдәни мохит
22 июнь , 16:53

Биш мең еллык музыка коралы

Аңарда уйнау осталыгын Саха Республикасыннан (Якутия) «Дьүрүл» хомусчылар халык фольклор ансамбленең «Күөрэгэй» балалар төркеме  күрсәтәчәк.

Биш мең еллык музыка коралыБиш мең еллык музыка коралы
Биш мең еллык музыка коралы

Башкортстан башкаласы УФа шәһәрендә яшәүчеләр һәм кунаклар яшен 5 мең ел дип бәяләгән музыка коралын ишетә алачак .

Уфада узачак III Бөтенрусия балалар фольклориадасында Саха Республикасыннан (Якутия) «Дьүрүл» хомусчылар халык фольклор ансамбленең «Күөрэгэй» балалар төркеме хомус осталыгын күрсәтәчәк. Балалар куерэгэйдэтии — «Тургай», хаастатыи – «Казлар», кэ5элэтии – «Күке» һәм башка традицион техникаларны беләләр. Хомус-дөньяда иң борынгы музыка коралларының берсе, аның яшен 5 мең ел дип бәялиләр. Хомус-металлдан ясалган зур булмаган дагасыман рам, эчтә-корыч тел. Якутиядә хомусны уч төбендәге тайга тавышы диләр. Якутиядән катнашучыларның җитәкчеләре - танылган виртуоз-хомусистлар Вера Николаевна һәм Галина Михайловна. Фольклорчылар сүзләренә караганда, Башкортстанда хомусның «туганы» кубыз бар, бу халыкларның музыкаль һәм мәдәни бердәмлеге турында тагын бер кат сөйли.

Фото: tuvest.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас