

Башкорт дәүләт курчак һәм Уфа "Нур" дәүләт татар театрларының 2024/2025 елгы сезон нәтиҗәләре буенча «Тьма египетская» һәм "Тау" спектакльләре XXXII Русия "Алтын битлек" милли премиясенә лаек булдылар. Аны тапшыру тантанасы 20 июньдә Омскида узды.
- Ике ел рәттән республикабызның сәнгать әсәрләре театр аренасында балкып тора. Хәтерлисезме, узган ел без җиде «Битлек» алдык. Бу безнең иҗат коллективларының югары дәрәҗәдәге эш күрсәткече, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Башкортстан курчак театры актеры һәм режиссеры Александр Верхоземскийга «Башкортстан Республикасының халык артисты», режиссер Айдар Җаббаровка «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Уфаның «Нур» татар театры актерлары Илгиз Муллабаевага һәм Айдар Хөснетдиновка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Радий Хәбиров шулай ук Башкортстан курчак театрының рәссам-куючысы Әнисә Туманшинага һәм артист Виталий Щербаковка Башкортстан Республикасының Мактау грамоталарын тапшырды. Ә театр коллективлары Башкортстан Башлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Башкортстан курчак театры директоры Альберт Имаметдинов республиканың театр җәмәгатьчелегеннән төбәк башлыгына иҗади проектларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.