

Уфа “Нур” татар дәүләт театрына иң югары театр премиясе тапшырылган!
Талантлы режиссёр Айдар Җаббаров куйган Илдар Юзеевның «Тау» спектакле «Драматик театр. Зур форма» номинациясендә «Алтын битлек» Милли театр премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы 20 июньдә Омск музыкаль театры сәхнәсендә узды.
Шулай ук“Яшь табиб язмалары” спектакле белән Башкорт дәүләт курчак театры да лаек булган.
Җиңүчеләрне котлап, республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәпост урнаштырган.
“Башкортстанның театр җәмәгатьчелеген һәм республиканың барлык халкын мәдәниятебезнең чираттагы триумфы белән котлыйм!” – дип язды ул һәм үткән ел да республиканың җиде “Алтын битлек” яулавын искә төшергән. Республика җитәкчесе Башкортстан театрлары коллективларына профессиональлекләре һәм сәнгатькә тугрылыклары өчен рәхмәт белдергән.