Мәдәни мохит
18 Июня , 09:01

Мәскәүдә Сабантуй узачак

Аны кемнәр үткәрә?

4 июльдә Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында Сабантуй узачак. Аны Мәскәү, Башкортстан, Татарстан хөкүмәтләре һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Бәйрәм кысаларында Башкортстан вәкилләре ил башкаласы халкына һәм кунакларына башкорт халкының бай мәдәни мирасын һәм аның кабатланмас традицияләрен тәкъдим итәчәк.

Башкорт этноихатасы зур интерактив мәйданчык булачак, анда һәр тамашачы күңеленә хуш килерлек шөгыль табачак.

Республиканың Мәдәният министрлыгында әйтүләренчә, быел “Башкорт авылы” эшенә берничә уникаль яңалык кертелгән. Беренчедән, ул “Урал батыр” эпосы белән бәйле булачак. Кунакларны чын Урал батыр һәм гүзәл Һомай каршы ала. Икенчедән, балалар өчен башкортча уеннар һәм конкурслар, мастер-класслар, башкорт телендә мультфильмнар күрсәтү мәйданчыгы оештырыла.

Тагын бер яңалык – башкорт халкының тарихын, фольклорын, мәдәниятен һәм Башкортстанның һәрьяклы потенциалын ачучы китап продукциясе күргәзмәсе оештырыла һәм сатылачак.

Традиция буенча башкорт халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен күрсәтүче, “Башкортстан тәме” тирмәләре, республиканың Сугышчан Дан музее әзерләгән патриотик юнәлешле зона, уктан ату мәйданчыгы оештырыла.

Сабантуйда иң актив катнашучылар Башкортстан шифаханәсендә ял көне турына юлламалар уйнатуда катнаша алачак.

Башкортстан товарларын сатып алырга теләүче кунаклар өчен Әлшәй һәм Зианчура районнары продукциясе җитештерүчеләренең сәүдә мәйданчыклары эшләячәк.

Сабантуй сәхнәләрендә, гадәттәгечә, республикаларның һәм Мәскәүнең танылган артистлары, бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас