

–Сөйләшүне танышудан башлыйк әле, Ләлә ханым. Сез тумышыгыз белән кайсы яктан?
–Мин үзем Ишембай шәһәреннән. Әнием Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туып үскән. Бәләкәйдән ятим калган ул. Әтисе сугышта һәлак булган, ә әнисе, кызын үзенең апасына калдырып, икенчегә кияүгә киткән. Әнием кечкенәдән матур җырлаган. Бервакыт укытучысы аның җырлаганын ишетеп: “ И Әлфия, шулай җырлаганыңны белсәм, мин сиңа гел “бишле” куяр идем!”- дигән. Матди мөмкинлеге булмау аркасында сәнгать юлыннан китә алмаган әнием, штукатур-малярга укыган. Шул һөнәре аны Ишембай шәһәренә алып килгән. Анда ул әтием Рәис Алтынтимер улы белән танышып, аңа кияүгә чыккан. Әтием гармунчы иде. Шултиклем матур уйный иде! Балачакта аның гармун уйнаганын тыңлый идем дә елый идем. Күз алдыгызга китерәсезме? Бала кешенең дә күңеленә үтеп кергән моң.
Менә шундый берсе гармунчы, икенчесе җырчы булган гаиләдә без биш бала үстек. Мин беренче игезәкләрнең сыңарымын. Беренче икебез игезәк, аннан уртада бер бала һәм тагын игезәк.
–Әти-әниегез җыр-моң сөйгәч, Сезнең дә сәнгать юлын сайлавыгыз гаҗәп түгел. Әмма ни өчен нәкъ курчак театры?
–Сәхнә белән 2 санлы интернат-мәктәпкә күчкәч кызыксына башладым. Әдәбият укытучыбыз Сөембикә Сахый кызы Сагадиева дәресләрен шулкадәр җанлы, кызык итеп алып бара иде. Ул үзе торганы бер актриса иде инде! М. Гафуриның “Кара йөзләре”н сәхнәләштергәндә ул миңа Галимә ролен бирде. Аңа кадәр үземдә артистлык сәләте барлыгын чамаламый да идем. Ә тамашачылар шулкадәр җылы кабул иттеләр! Мин кичекмәстән театрда эшләргә тиешмен дигән фикергә килдем.
Дөресен әйткәндә, Уфа сәнгать институтына режиссерга укырга дибрәк килгән идем. Курчак театры актеры булып киттем. Язмыш үзе арттан этәреп йөртте дип әйтимме соң... Күңелдә бернинди дә икеләнү, киртә булмады. Тегендә барыйм микән, монда барыйм микән дип бәргәләнеп йөрмәдем мин. Килдем, укырга кердем, эшли башладым. Эшемне яраттым, әле дә шултиклем яратам!
–Сез махсус курчак театры өчен тупланган курста укыгансыз.
–Әйе, безне Владимир Михайлович Штейн укытты. Бик акыллы кеше, югары әзерлекле белгеч иде. Павел Романович Мельниченко белән бергәләп алып бардылар алар безнең курсны. Яшь курчакчылар өчен югары осталык үрнәге һәм үз эшләренә тугрылык мисалы, саекмас талант ияләре иде алар.
Менә шундый яхшы укытучыларда белем алып, 1982 елның 1 августында театрга эшкә килдем. Биредә иҗат итүемә 43 ел булып китте инде.
–Драма артистларын кайда да таныйлар. Курчак театры артистлары мондый бәхеттән мәхрүм. Моңа хәтерегез калмыймы?
–Һич юк. Киресенчә, ярый курчак театрына эләккәнмен әле дим. Минем драма театры артисты булырлык буем да юк. Аннары алай бик күренеп йөрү теләгем дә юк. Миңа дан-шөһрәт кирәк түгел, аңлыйсызмы? Мактаулы исем алырга да ашкынып йөрмәдем, анысын да соң гына бирделәр. “Нишләп шулай соң?” диештеләр ул, ә минем моңа исем китмәде. Мин үземнең курчаклар дөньясында яшим. Менә бу дөнья минеке, үземнеке инде. Мин монда тылсымлы кош Һомай да (Урал-батыр” спектакленнән), кыю батыр да (“Салават тавышы” әсәрендә), хәйләкәр Төлке дә, кызыксынучан Карга да була алам.
–Беренче ролегезне хәтерлисезме?
– Театрга килгәч тә беренче итеп “Итекле песи”дә Принцессаны уйнадым. Аны уйнаучы актриса авырып киткән иде. Рольгә мине керттеләр. Режиссерның яшь актерны сынап каравы да булгандыр, бәлки. Шунда ук гастрольгә чыгып киттек.
Аннан соң “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Йөзембикәне, «Маленький Иллимар» да - Софи, «Тайна острова Хаэнго» да - Ябалак, «Сәсән җыры» спектаклендә - Һомай, « Шүрәлнең төнге уеннары»да - Зәлифә, «Алладинның тылсымлы лампасы»нда –патша кызы Будур, «Янсараның тылсымлы чанасы»нда –Дилбәр, “Ак боланда” табигать Алласы Назлыгөл, “Аю бабай йокламый”да гаделлек яратучы Болан...
Төркемдә кеше күп түгел иде. Рольләр барысына да җитте. Миңа роль кирәк дип уфтанмадык.
-Курчак театры гастрольләргә еш йөриме ул?
-Гастрольләр аша Башкортстанның географиясен яттан беләм диярлек. Без бармаган почмагы калмагандыр. Бөтен районнарда булганым бар дисәм, Бөрҗәнне генә күрмәдем. Курчак театры ил буйлап та йөртте, чит илләрне дә күрсәтте. Н.Гаетбаевның халык әкиятенә нигезләнеп язган “Батыр әтәч” спектаклендә төп рольне башкардым. Шул спектакль белән Төркиянең Бурса шәһәренә “Карагез” XV халыкара курчак театрлары фестивалендә катнаштык. Төркиягә 3 тапкыр бардык без, Манголиядә дә булдык. Күп йөрибез гастрольләргә, бик күп.
–Ә роль биргәндә курчагы ошамаган, аны уйнатасы килмәгән чаклар буламы?
–Яшьрәк вакытта мин әбиләрне уйнарга яратмый идем. Һәм Төлкене уйныйсым килми иде. Төлке бик хәйләкәр итеп бирелә бит инде ул. Минем холкыма, эчке дөньяма туры килми, күңелемә ятмый. Шулай да “Хармыш” спектаклендә миңа барыбер Төлкене бирделәр. Һәм мин аны гадәттәгечә итеп түгел, ә башка төрле уйнарга булдым. Елан кебек, салмак кына хәрәкәтләр ясаучы төлкене уйнадым.
–Курчаклар ничә төрле була һәм Сез кайсы төрен яратасыз?
- Иң гадиләре - перчаткалы курчаклар. Төрле куяннар, аюлар, этләр перчатка кебек кулга киелә. Тик биш бармакка түгел, ә өч бармакка. Бер бармак курчакның башына, тагын икесе костюм җиңнәренә, ягъни курчак кулына куела. Таяклы курчаклар белән махсус таякчыклар ярдәмендә идарә итәсең. Таяклы курчак үз пропорцияләре буенча кешене хәтерләтә. Таяклы курчак — иң киң таралган курчак һәм минем иң яраткан курчак төрем ул. Иң катлаулы курчак - марионетка. Ул җепләр яки юка чыбыклар белән идарә ителә. Планшет курчак идәндә йөри ала. Кайбер төрләре курчакчы аяклары белән идарә ителә. Олы курчаклар (ростовые) бар. Аларны киеп уйныйбыз.
-Сюжет буенча курчаклар җанланган куркыныч кинолар (ужастиклар) бар. Складтан үткәндә курыкмыйсызмы?
–Юк инде! Беләсезме, бервакыт “Озын-озак балачак” спектакленә авылдан бер төркем укучылар килгән иде. Тамашадан соң алар сәхнәгә дә менде, сәхнә артын да карады. Шунда укытучылары курчакларны күреп, чын күңелдән кызганып: “Абау, әле генә йөгереп йөриләр иде... Эленеп торалар бахырлар!” –дип куйды. Курчакларның тере булуына ышандыра алган икән, димәк, артист оста уйнаган. Бары шул гына.
–Ә тамашачыны ышандыру авырмы соң?
–Бөтен кагыйдәләрен үтәсәң, курчак чыннан да җанлана кебек. Эшли-эшли ышандырырга, курчакларны дөрес йөртергә өйрәнәсең. Еллар дәвамында без моңа өйрәндек. Ә театрга яңа килеп кергән кичәге студент курчакларны җанландыра алмый. Ул аны селкетеп кенә йөртә. Өйрәнер өчен вакыт һәм тәҗрибә кирәк.
–Интернет заманы балаларын ышандыру җиңелдән түгелдер...
–И, белсәгез, кайберләре шундый матур итеп карыйлар! Кайвакыт спектакль алдыннан олы курчакларны киеп залга чыгабыз. Куян булып чыккан идем. Шунда бер кызыкай яныма килде дә: “Сине берәрсе кыерсытса, миңа әйт яме!” – дигән булды. Балалар гына түгел, хәтта әти-әниләре дә килеп кочаклыйлар. Балачаклары исләренә төшәдер инде.
–Драма актеры үз тавышы белән уйный. Сезгә исә төрле җәнлек, кош тавышлары чыгарырга кирәк. Тавышыгызга көч килмиме?
– “Гадкий утенок” спектаклен без биш кеше уйныйбыз. Анда әнисе һәм Ямакайны гына берешәр кеше уйный. Ә калган актерларга бөтен рольләрне дә башкарырга кирәк. Бәләкәй бибиләр, тавыклар, казлар... Аларның һәркайсына тавышны үзгәртеп чыгасың. Без моңа өйрәнгән, авыр дип әйтмәс идем.
–Курчаклар ничә яшендә “пенсиягә чыга”?
–Курчакларның язмышы да кеше язмышы кебек бит ул. Кемгә бәхет елмая да озын гомер бирә, ә кемгәдер – юк. Директор, җитәкчеләр, фестивальдәге комиссия әгъзалары спектакльне үтереп мактарга мөмкин, әмма тамашачы аны яратмый. Я, киресенчә, тәнкыйтьлиләр, бетереп ташлыйлар спектакльне, ә тамашачыга ошый. 1992 елда сәхнәгә чыккан “Аю бабай йокламый”га курчакларның күлмәкләрен яңадан тегәләр инде. Чөнки уйный-уйный тузып беткән. Ә кайсы курчаклар ике ел гына яши.
–Бер спектакльдә уйнаган курчакны икенчесендә кулланалармы?
– Нинди спектакль өчен әзерләнгән шул спектакльдә генә уйный курчаклар. Спектакль репертуардан алынгач, я музейга китә, я “списать” ителә дә ташлана инде. Башка районнарга биреп җибәргән очраклар да бар шикелле. Тик анысын төгәл әйтә алмыйм. Һәр спектакльгә курчакларны өр-яңадан эшлиләр.
-Белүемчә, курчак театры артистлары хаклы ялга иртәрәк чыга. Шулаймы?
-Элек чыннан да 25 елдан хаклы ялга чыгалар иде. Пенсия реформасыннан соң аны бетерделәр. Хәзер курчакчылар башкаларга караганда нибары ике елга иртәрәк, ягъни 58 яшьтә пенсиягә чыга. Безнең профессиональ чир - остеохондроз. Куллар, аеруча уңы, гел өстә бит. Ә кайбер курчакларның авырлыгы 15 килодан артып китә. Шуларны күтәреп сәгать буе уйнатып йөрибез.
–Ләлә ханым, театрдан китсәгез дә, курчак дөньясыннан китә алырсызмы?
–Юктыр. Минем рәссам буларак үз спектаклемне эшлисем килә. Курчаклар эшләп, балалар белән спектакль кую теләге дә бар. Хәзер мөмкинлекләр күп бит. Интернет тулы үрнәкләр. Иркенләп утырып эшләргә вакыт кына кирәк. Хыяллар күп ул. Миңа калса хыялсыз кеше яши алмый. Хыялың беттеме – син дә беттең.
–Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?
–Ике дөнья игелеген бир дип телибез бит. Бу дөньяда да, теге дөньяда да игелек күрү бәхет була. Гаиләнең иминлеге үзе бәхет. Эшеңне яратып эшлисең икән, бу да зур бәхет. Яратып эшләгән кеше ерактан ук күренеп тора ул. Хәтта идән юуучының да үз эшен яратып эшләгәне сизелә.
-Укучыларга нинди теләкләр юлларсыз?
-Бәхет телим. Хыяллар, максатлар белән яшәүләрен телим. Һәрбер кеше үзенә максат куярга, алга барырга тиеш. Кыенлыклар килә икән, аны үтәргә тиеш. Шул кыенлыкларны үтеп кенә кеше нигә булса да ирешәчәк. Кызганычка каршы, әнисенең пенсия акчасына карап яшәүчеләр дә күп. Кыенлыктан куркып тормагыз, алга барыгыз!