Башкортстанда III Бөтенрусия балалар фольклориадасы узачак. Әлеге чарага махсус гимн да язылды. Аның сүзләрен Башкортстанның халык артисты Ольга Мусина, музыкасын Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов язган.
–Минем музыкант һәм гражданин буларак формалашуым 80 елларда булды. Шуңа күрә патриотик рухым озакка җитәчәк. Нәкъ менә ул җырның нигезе булырга тиеш. Текстка Башкортстанның башкаласы, Салават Юлаев образы, форум үзе, халыклар, балалар берлеге һәм бәйрәм атмосферасы чагылырга тиешле иде. Без концепцияне билгеләдек һәм эшли башладык, – диде Ришат Сәгыйтов.
– Гимндагы һәр сүзне без җентекләп тикшердек. Төп мәгънә –берләшүгә чакыру. Фольклориада, мәдәниятләренең үзенчәлекләренә карамастан, кешеләрнең бердәмлеген күрсәтү өчен булдырылган. Ә мәдәниятләрне чагылдыра торган сәнгать теле универсаль һәм һәркемгә аңлаешлы, – диде Ольга Мусина.
Гимн 14нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының җыелма хоры башкаруында яңгыраячак. Әле студиядә җырны яздыру өстендә эш бара.
Фольклориаданың төп чаралары 24 июньнән 26 июньгә кадәр Уфада узачак. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары катнашындагы фестиваль программалары 11.00 сәгатьтә башлана һәм 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Бәйрәм чаралары «Волна» мәдәният һәм ял паркында; «Дим» мәдәният һәм ял паркында;«Первомайский» мәдәният һәм ял паркында; Якутов исемендәге паркта үтә.Анда балаларны һәм аларның әти-әниләрен интерактив зоналар, халык иҗатының төрле юнәлешләре буенча мастер-класслар; декоратив-гамәли сәнгать буенча практик дәресләр; Русия һәм Башкортстан халыкларының милли уеннары; флешмоблар; күргәзмәләр көтә.
Һәм, әлбәттә, Совет мәйданында III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучыларның зур концерты узачак.