Мәдәни мохит
10 Июня , 09:34

Балалар сабантуе

Шаран районы Ярәмкә авылында чын балалар сабантуе — балаларны яклау көненә багышланган якты, шау-шулы һәм гаҗәеп матур бәйрәм узган.

Балалар сабантуеБалалар сабантуе
Балалар сабантуе

Шаран районы Ярәмкә авылында чын балалар сабантуе — балаларны яклау көненә багышланган якты, шау-шулы һәм гаҗәеп матур бәйрәм узган. Әкият һәм мультфильм персонажлары балаларны бәйрәм белән котлап, флешмоб оештырган.  Көн дәвамында балалар күңелле эстафеталарда, традицион ярышларда катнашып, тәм-томнар белән сыйланган. Һәр бала күңеленә хуш килгән шөгыль тапкан һәм үзе белән бүләкләр генә түгел, ә онытылмас тәэссоратлар да алып киткән.

Бу көн бәхетле балачакны саклауның, аны шатлык һәм кайгырту белән тутыру мөһимлеген искәртеп тора. Ярәмкә авылы халкы Балалар сабантуен уздыру өчен бар көчен салган. Акча җыеп, шуларга бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр алган. Чын күңелдән бергәләп җыелышып бәйрәм иткәннәр.

Балалар сабантуе
Балалар сабантуе
Балалар сабантуе
Балалар сабантуе
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас