Мәдәни мохит
4 Июня , 10:18

Уфаны Зур балалар фестивале шаулатты!

27 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстанда Русиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендә Зур балалар фестиваленең махсус программасы узды.

Уфаны Зур балалар фестивале шаулатты!Уфаны Зур балалар фестивале шаулатты!
Уфаны Зур балалар фестивале шаулатты!

27 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстанда Русиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендә Зур балалар фестиваленең махсус программасы узды. Президент Мәдәни башлангычлар фонды, Русия Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылган проект Уфаның 11 мәйданчыгында 7000 кешене колачлады.

Фестиваль Мәскәү Губерна театрының «Нәни принц» музыкаль әкияте белән ачылды. «Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсенә төп рольдә Сергей Безруков үзе чыкты, ә спектакльне Сергей Пащенко җитәкчелегендәге оркестр озата барды.Фестиваль программасында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск, Ульяновск шәһәрләреннән фестиваль лауреатларының 7 постановкасы бар иде. Аларны 5700 тамашачы караган, шулай ук урындагы театрлар тарафыннан 6 спектакль күрсәтелде.

Бөтен гаилә өчен бушлай күрсәтүләр БДФ Кино һәм БДФ Анимация юнәлешләре кысаларында «Родина» кинотеатрында узды. Тамашачылар Зур балалар фестивале лауреатлары булган «Мой дикий друг», «Хоккейные папы», “Календарь ма(й)я” киноленталарын, шулай ук «Финник», «Три богатыря и Пуп Земли» мультфильмнарын карадылар.

БДФның Остаханәләр юнәлеше Уфада гадәттәгедән киңрәк колач җәйде. Беренче тапкыр программа 218 бала һәм яшүсмер катнашында ике мәйданчыкта узды. Интенсив дүрт көнлек программада - сәхнә хәрәкәте һәм бию, курчак белән эшләү, драма театрында вокал, сәхнә сөйләме һәм дикция буенча мастер-класслар, шулай ук психологик хәрәкәт һәм темпоритм буенча тренинглар бар иде. Р. Нуриев исемендәге хореография көллиятендә мастер-классларны режиссер, хореограф Анна Гилунова, композитор, Мәскәү Губерна театрының музыка җитәкчесе Евгений Астафуров, режиссерлар Алла Решетникова һәм Аделина Сапаева үткәрде.

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә БДФның өч көнлек “Мәктәп” белем бирү программасы үтте. Анда 46 педагог, балалар студиясе режиссерлары, әдәбият укытучылары, тәрбия буенча киңәшчеләр һәм мәктәп театры белән шөгыльләнүче сыйныф җитәкчеләре катнашты. Программага мәктәп театры эшенең төп мәсьәләләренә багышланган практцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практик дәресләр кертелгән иде.

Зур балалар фестивале «Гаилә» милли проектына кертелгән һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Мәдәни чараларга килүчеләр саны арту буенча Башкортостан Республикасы 2025 ел нәтиҗәләре буенча 137,3% күрсәткече белән 6 нчы урында. 2025 ел йомгаклары буенча мәдәни чараларга баручыларның гомуми саны 170,16 млн. тәшкил иткән(2024 ел белән чагыштырганда 5,5% ка күбрәк).Мондый югары күрсәткечләргә республикада уздырыла торган мәдәни проектлар һәм ил күләм чаралар йогынты ясый да инде.

Фото: Минкульт РБ

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас