

Уфада Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган «Театраль поезд» бөтенрусия проекты башлана.
Ике поезд составы - "Владивосток - Мәскәү" һәм "Севастополь – Мәскәү" – бер-берсенә каршы юл тотачак. Көнчыгыш маршруты 25 шәһәрне, Көньяк маршруты – 19 шәһәрне, шул исәптән Уфаны да үз эченә ала.Уфага Самара һәм Саратов өлкәләреннән кунаклар киләчәк: Д. Д. Шостакович исемендәге Самара академия опера һәм балет театры.Самара курчак театры, "Грань" драма театры, "Парафраз" ансамбле, Вольск шәһәре драма театры.Чарада «Театр поезды» кысаларында М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры , Рус драма театры, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Башкортстан халык уен кораллары милли оркестры катнаша.Театр поездын 8 июньдә 8:50 сәгатьтә Уфа тимер юл вокзалының көтү залында тантаналы каршы алу булачак.
Фото: ufa.aif.ru