Мәдәни мохит
4 Июня , 11:30

"Мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр - җәмгыятебезнең төп нигезе"

Ямьле май аенда Башкортстан тагын бер кат үзенең илебезнең төп мәдәни үзәкләренең берсе булуын исбатлады.

"Мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр - җәмгыятебезнең төп нигезе""Мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр - җәмгыятебезнең төп нигезе"
"Мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр - җәмгыятебезнең төп нигезе"

Ямьле май аенда Башкортстан тагын бер кат үзенең илебезнең төп мәдәни үзәкләренең берсе булуынисбатлады.Һәм моңа Уфада узган зур вакыйгалар — «Китап-байрам» IV Халыкара китап ярминкәсе, Зур балалар фестивале һәм «Хатын-кыз бәхете территориясе» VI Бөтенрусия ачык академиясе сәбәпче булды. Кеше турында кайгырту, рухи үсеш һәм мәдәният төп приоритетларга әверелгән җирдә генә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкин бит. Иҗади инициативаларга булышлык итү һәм һәр кешенең тормыш сыйфатына игътибар бирү бәхет сере булып тора да инде.

Бу масштаблы форумнарның Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узуы да символик мәгънәгә ия. Мәдәният һәм сәнгать төбәктә яшәүче төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә торган, барысына да аңлаешлы тел ул.

"Хәзерге вакытта нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора, — дигән иде бер чыгышындареспубликаБашлыгы Радий Хәбиров. - Башкортстан халкы Русия халыкларының күпмилләтле гаиләсеннән башка үсешә алмаячак. Бу күпьеллык дустанә яшәү культурасы. Әмма милләт саклансын өчен аның төп элементларын — телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм билгеле бер рухи иммунитетны сакларга кирәк».

Башкортстанда узган «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе өч көн эчендә йөзләгән кешене - язучылар, нәширләр, укучыларны бер мәйданга җыйды.

Чарага килгән мәртәбәле кунаклар арасында РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский да бар иде. Ул оештыру дәрәҗәсен һәм республика халкының мәгарифкә тартылуын югары бәяләде.

Патриотик һәм тарихи блокның фестиваль чаралары программасына тирән үтеп керүе IV Халыкара китап ярминкәсенең үзенчәлеге булды. Патриотик блок «СВОя война» алдынгы сызыктан экспонатлар күргәзмәсен, «История Отечества» фонды ярдәме белән нәшер ителгән дөрес тарихи әдәбият күргәзмәсен, «СВО сугышчысына хат» акциясен , 112 нче Башкавдивизия командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов турында анимацион фильм фрагментларын күрсәтүне, шулай ук әйдәп баручы тарихчылар һәм чакырылган кунакларның чыгышларын үз эченә алды.

Шулай ук «Башкортстаннан махсус хезмәтләр легендалары: очерклар һәм документлар» китабын тәкъдир итү чарасы булды. Аны автор үзе, РИОның Башкортостан Республикасындагы бүлеге Советы Рәисе, БР Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов алып барды.

Быелгы бәйрәмнең тагын бер төп үзенчәлеге чараның республиканың барлык муниципалитетларын колачлавында.

Башкортстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов үз докладында китап ярминкәсе кысаларында эшлекле программада катнашучыларның гомуми саны 3 меңнән артык кеше тәшкил итүен әйтте. Быел ярминкәгә иң күп китапларны Беларусь Республикасы алып килгән, аларның авырлыгы 2,5 тонна тәшкил иткән. Беренче көнне үк эре нәшриятлар һәм «Планета книги» китап сату челтәре 1 млн сумнан артык табыш алган. Акмулла мәйданчыгында өч көн дәвамында 94 мастер-класс, тематик очрашулар һәм Республика халык иҗаты үзәге чаралары үткәрелгән. Аларны 3 меңгә якын кеше караган. Гомумән алганда, «Китап-байрам» китап ярминкәсе чараларына 118 мең кеше килгән.

Башкортстан -төбәк мәдәният учреждениеләре саны буенча илдә 1 нче урынны алып тора (3822) һәм 5 нче ел рәттән «PRO.Культура.РФ» платформасында мәгълүмати активлык рейтингында 1 нче урында. Мәдәни чараларга килүчеләр саны арту буенча (137,3%) республика илнең топ-6 төбәге исемлегенә кергән. Май чаралары быел да республика бу позицияләрдән чигенмәсенә тулы ышаныч бирә.

Фото: Олег Яровиков | ИА «Башинформ»

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас