

Быел исә "Герой" уңганнарын, аның баһардирдай кыр батырларын популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм аның ялкынлы командасы да котлаган.
Сабантуй чоры - җыр-моңга, милли аһәңгә, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләргә бай бәйрәм генә түгел, әлбәттә! Ул туганнарның күрешү, җанлы итеп аралашу мизгелләре дә. Мәсәлән, Тайняш авыл Советы биләмәсенә кергән Сары-Айгыр авылында да бик күркәм рухиятле изге Коръән ашы да уздырганнар Фарухшиннар. Әйтергә кирәк, Фарухшиннар нәселе - Тайняш авылы җирлегендә бик тә билгеле ул. Шәйхелислам Фарухшин - Бөек Ватан сугышы каһарманы, филология галиме һәм атаклы әдип Гыйлемдар Рамазановның беренче укытучысы. Сугыштан соңгы елларда туган җиренең агросәнәгать комлексында армый-талмый хезмәт куйган мөхтәрәм ветеран. Аның улы Хәмзә исә - Советлар Союзы чорында ук дәүләт башлыкларының очышлары өчен җавап тоткан Ерак Авиация тармагының данлыклы полковнигы. Хәмзә Фарухшин пенсия ялында да тынгы белмичә ил башкаласы Мәскәүдәге "Останкино" телевизион студиясендә хезмәт куйды. Ул ил күләмендә парашютист һәм спортсмен буларак та билгеле иде.
Сары-Айгыр-бик борынгы авыл түгел, ләкин монда мәшһүр җырчы Фәридә апа Кудашева концерт киемнәре тектерергә килеп йөргән, ә сәхнә мэтры Илфак ага Смаковлар гаиләсе, булачак җырчы әле бәләкәй чагында, биредә яшәп киткән. Менә шундый данлы, искиткеч табигатьле авыллары һәм хезмәтсөюче халкы белән дан тота Тайняш төбәге.
Сабантуй - еллар, чорлар үзгәрсә дә, халкыбыз өчен тирән мәгънәгә ия, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без, беренче кояш нурлары белән кырларга ашыгып, вакыт белән исәпләшмичә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны хөрмәтлибез һәм дус-туганнар белән очрашабыз. Быел да игенчеләребез язгы-кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда, зур оешканлык һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу юлында. Аларга ихлас күңелдән рәхмәтләребезне генә җиткерәсе килә.