Мәдәни мохит
30 Мая , 09:17

Данлыклы укытучы, шагыйрә һәм рәссам Сәрия Вахитованың иҗат кичәсе булды

Безнең Чакмагыш районы күренекле шәхесләре белән дан тота. Язучы-шагыйрьләребез дә күп безнең. Чакмагыш үзәк биләмара китапханәсендә алар белән китапханәче Гөлнара Сәхипгәрәева да әледән-әле әдәби бенефислар һәм әдәби-мәдәни кичәләр оештырып тора. Күптән түгел мөхтәрәм мөгаллимә, билгеле рәссам һәм күпсанлы популяр җырлар авторы Сәрия Вахитованың «Күңелем бакчасында» дигән китабы дөнья күрде. Бу уңайдан әлеге китапны укучы хозурына тәкъдим итү чарасы үтте. Чарада бик күп дәрәҗәле кунаклар да катнашты, чара ифрат җылы һәм күркәм иде.   

Данлыклы укытучы, шагыйрә һәм рәссам Сәрия Вахитованың иҗат кичәсе булдыДанлыклы укытучы, шагыйрә һәм рәссам Сәрия Вахитованың иҗат кичәсе булды
Данлыклы укытучы, шагыйрә һәм рәссам Сәрия Вахитованың иҗат кичәсе булды

Чакмагыш үзәк биләмара китапханәсендә узган очрашу "Дусларыма - күңелем гөлләре" дип аталды. Ул мәртәбәле "Китап бәйрәме" халыкара китап ярминкәсе кысаларында оештырылган иде.

Сәламләү сүзендә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, үзәк китапханә директоры, Алсу Гәрәева, "Игенче" район гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов иҗади уңышлар теләделәр һәм әсәрләренең ихлас, матур тел белән аерылып торуын билгеләп үттеләр. Районның «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, хезмәттәшләре, авылдашлары, балалары һәм туганнары Сәрия Вахитованы җылы сүзләр белән котладылар һәм шигырьләрен укып ишеттерделәр. Чакмагыш авылының 1нче санлы урта мәктәбе укучыларның җыр башкарулары һәм матур итеп шигъри тәлгәшләр яңгыратулары да очрашуның бизәге булды. Әдәби кичә барышында популяр җырчылар Гүзәл Диникеева, Лилия Вахитова, Рәйлә Рамазанова, Равис һәм Гөлчәчәк Сабитовлар башкаруында шагыйрә сүзләренә җырлар тыңлау мөмкинлеге булды. 

Сәрия Сәгыйть кызының әдәби иҗаты - чыннан да ул төшергән матур-матур сурәтләр төсле искиткеч буяуларга манылган. Шәхсән мине һәм сыйныфташларымны ул Чакмагышның беренче урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты фәненнән укытты. Әлегедәй истә, һәрвакыт шулкадәр элегант кыяфәтле, укучылар өчен җан атып торучы укытучы апабыз гел генә безнең сәләтле якларыбызны ачу ягын карады. Ул җыр-моң ягыннан булсынмы, шәҗәрәңне ясап дәрестә презентация эшләүме - минем өчен бу мизгелләр һәрчак күңел түремнең якты хатирәсе. Аннан соң да әле хөрмәтле мөгаллимәбез һәрчак үзенең укучылары белән тыгыз элемтәдә торды һәм тора. Без - атаклы мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында һәм бу уку йорты каршындагы көллияттә укыган Сәрия апаның укучылары да ничектер күрешкәндә гел ул әйткән үгет-нәсыйхәт сүзләрен дә, биргән киңәшләрен дә искә алу гадәте гел булды. Үзем дә ут күрше Татарстанның Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында - "Адымнар" полилингваль комплексында педагог булып хезмәт салганда да мәктәптә безне укыткан яраткан укытучыбызның эш принципларына таянып хезмәт салдым һәм уңышларга ирештем.

Аеруча соңгы елларда без Сәрия апабызны бөтенләй күпкырлы талант иясе буларак ачуыбызны дәвам итәбез. Шаккатабыз һәм сокланабыз! Кайчан гына вакыт таба да, кайлардан илһам чыганагы ала икән ул? Язмыштан, тормыштандыр да ул! Аның газиз әнкәсе, Әгъдәл картәтәм яклап туган апабыз Мөнәвәрә апа Латыйпова да бит шигъри җанлы мөхтәрәм педагогика ветераны. Нәселдән килгән сәләт инде бу, һичшиксез! 

Күңел моңнарына уралып, армый-талмый иҗат итүче макталуы вә мөхтәрәм Сәрия Сәгыйть кызына яңадан-яңа уңышлар һәм балалар-оныклар шатлыгы белән бәрәкәтле гомерләр телибез!

Данлыклы укытучы, шагыйрә һәм рәссам Сәрия Вахитованың иҗат кичәсе булды
Данлыклы укытучы, шагыйрә һәм рәссам Сәрия Вахитованың иҗат кичәсе булды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас