

Бу көннәрдә Башкортстанда «Китап Байрам» халыкара китап ярминкәсе уза. Танылган кунаклар арасында Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Сергей Безруков та бар. Уфадагы зур Китап бәйрәменнән алган тәэссоратлары белән уртаклашып: "Китаплар белән бәйле тәкъдимнәргә — ярминкәләргә, күргәзмәләргә, язучылар белән очрашуларга һәрвакыт рәхәтләнеп катнашам. Әлбәттә, уку - тынлыкны һәм ялгызлыкны күздә тоткан интим процесс, әмма кайвакыт әдәбият белән мавыгуыңны уртаклашучы фикердәшләреңне күрү дә күңелле. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чакыруы буенча Уфада „Китап бәйрәме“ дүртенче халыкара ярминкә ачылышында булдым. Монда ниләр генә юк! Бөтен чатырларны, киштәләрне әйләнеп чыга алмадым, башкорт халык һөнәрчелеге осталарының чын әсәре булган уникаль киез китаплар тирәсендә тоткарландым”, - диде.
Фото: Сергей Безруков | канал в МАХ